Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә чистарту, төзекләндерү эшләре даими алып барыла.
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә Олы Шыңар авыл җирлеге Советы администрациясе өчен яңа бина төзелеше бара.
17 март көнне Олы Шыңар урта мәктәбендә Олы Шыңар фельдшер- акушерлык пункты фельдшеры Мехәммәтова Р.Ә. “Коронавирус инфекциясе һәм аны профилактикалау чаралары” турында лекция укыды.
Саба муниципаль районы "Туган Як" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш хисапчысы Гыйлемханова Фәния Әхмәтзәки кызы намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Кече Шыңар авыл мәдәният йортында әлеге матур бәйрәмгә багышланган чаралар үткәрелә. 5 март көнне мәдәният хезмәткәрләре үзешчән сәнгатьтә актив катнашучылар һәм "Ак калфак" хатын - кызлар клубы әгъзалары өчен "Бәйрәм белән, кадерле хатын - кызлар!" дигән бәйрәм кичәсе оештырдылар.
23 февраль көнне Оет авыл клубында Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Сезнең өчен, ир-егетләр " дип исемләнгән бәйрәм программасы үткәрелде.
22 февраль көнне Кече Шыңар мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгына, Саба районының 90 еллыгына багышланган "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип исемләнгән якташлар очрашуы булып узды.
Олы Шыңар шугалагында Нуриев Булат истәлегенә багышлап хоккей буенча ярышлар үткәрелде.
8 февраль көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә“ Татарстан чаңгысы – 2020” буенча чаңгы ярышлары уздырылды.
Кече Шыңар мәдәният йортында район ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның Vl республика фестиваленең сайлап алу туры булып узды.