21 нче сентябрь көнне узган Бөтенроссия “Милләтләр кроссы – 2019” һәм “Татарстан кроссы – 2019” ярышында Олы Шыңар авыл җирлегенең балалар бакчасында тәрбияләнүче балалары, мәктәп укучылары, оешма хезмәткәрләре катнашты.
14 сентябрь көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә Урман көненә карата агач утырту акциясе булып узды.
«Туган Як» җәмгыяте кырларында урып-җыю эшләре төгәлләнде. Игенчеләр бик тырышып эшләделәр. Бүгенге көндә 1932 гектар кырда барлыгы 43251ц ашлык җыеп алынган.
1 сентябрь көнне А.Ә.Ахунҗанов исемендәге Олы Шыңар урта мәктәбендә Белем бәйрәменә багышланган тантаналы чара үткәрелде.
Олы Шыңар авыл җирлегенә караган торак пунктларда халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларын ремонтлау эшләре төгәлләнде
Шыңар студент - яшьләре үзләренең концерт программалары белән чыгышларын дәвам итәләр. 23 август көнне Россия флагы көне уңаеннан Саба үзәк мәйданында, шулай ук Тенеки һәм Түбән Утар авыл клубларында да чыгыш ясадылар.
28 август көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә «Бердәм Россия " партиясенең мобиль кабул итү бүлмәсе эшләде.
18 август көнне Чулпыч авылында “Авыл көне” булып узды. Авыл янындагы киң мәйданда көне буе җырлар яңгырап торды.
17 август көнне Оет авыл мәчетендә Корбан ашы мәҗлесе үткәрелде. Мәҗлескә авыл халкы, кайткан кунаклар, балалар - 100дән артык кеше җыйналды.
Олы Шыңар авыл җирлеге буенча “ Чиста Яр” акциясе кысаларында Олы Шыңар авыл суы тирәлеген чистарту буенча өмә уздырылды. Өмәдә Олы Шыңар урта мәктәбендә эшләүчеләр катнашты.