ЯҢАЛЫКЛАР


23
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«Чиста чишмә» акциясе чишмәләрне чиста суның мөһим чыганагы буларак сакларга чакыра. Ул һәр кешенең табигатьне саклау өчен җаваплылыгын аңлавына һәм су ресурсларына сакчыл каравына юнәлдерелгән. «Чиста чишмә» акциясендә катнашып, Олы Шыңар «Әллүки» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре шуның белән авылның барлык халкы һәм чишмә суыннан файдаланучы читтән кайткан кешеләр  өчен игелекле эш эшләделәр.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
май, 2024 ел
җомга

 Олы Шыңар авыл җирлеге Оет авылында корыган агачларны кисү, тирә якны чистарту буенча  өмәләр үткәрелде.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
май, 2024 ел
чәршәмбе

8 май көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә  Олы Шыңар һәм Оет авылларында Бөек Ватан сугышында Җиңү көненә багышланган чаралар  үткәрелде.  Һәлак булган сугышчылар истәлегенә төзелгән һәйкәл янында «Сугыш геройларына багышлана»дип исемләнгән тантаналы митинг узды. Һәлак булучылар бер минут тынлык белән искә алынды һәм  һәйкәлләргә чәчәкләр куелды. Митингтан соң Мәдәният йортында «Җиңү җырлары яңгырый» дигән бәйрәм концерты булды. Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г., Саба районы ҖЧҖ ОКО Татэнергосбыт җитәкчесе  Галимзянов Р.Х.  халыкка сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр. Бәйрәм атмосферасында сугыш һәм халык җырлары, сугыш турында шигырьләр яңгырады, мәдәният йорты һәм урта мәктәп иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
май, 2024 ел
дүшәмбе

4 майда Кече Шыңар мәдәният йортында Шыңар авылының 500 еллыгына багышланган «Шәҗәрә ул - яшәү тантанасы, сулар һава, туфрак, газиз җир» дигән  шәҗәрә бәйрәме узды. Фойеда тематик күргәзмә оештырылган. Авыл тарихы, аның барлыкка килүе, мөһим тарихи фактлар һәм вакыйгалар турында сөйләделәр. Чара театральләштерелгән спектакльдән башланды, тамашачылар авылның килеп чыгышы турында күп кызыклы фактлар белделәр. Бәйрәмгә  Казан шәһәреннәң хөрмәтле кунаклар чакырылды, алар безнең авылның килеп чыгышын билгеләүче Кече Шыңар авылындагы борынгы кабер ташы турында сөйләделәр. Аннары Олы Шыңар авылы шәҗәрәсенең презентациясе белән "Ядкәр"генеалогия үзәге директоры һәм бүлек начальнигы чыгыш ясадылар. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар чараны үзләренең  матур чыгышлары белән бизәделәр. Бәйрәм бик  кызыклы һәм истәлекле  булып чыкты һәм озак вакыт һәркем күңелендә җылы хатирәләр булып сакланыр.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
май, 2024 ел
җомга

Май бәйрәмнәре вакытында Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендәге  зиратларда өмәләр үткәрелде. Авылларда яшәүчеләр дә,  авылларга кайткан  кунаклар да актив катнашты.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
апрель, 2024 ел
шимбә

Олы Шыңар авыл җирлегендә сугыш ветеранының тол хатынын  һәм тыл ветераннарын – барлыгы 8 кеше – якынлашып килүче бәйрәм - Җиңү көне белән котладылар . Аларга  РФ Президенты В.В.Путин, Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Минниханов һәм  Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Минниханов исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләрне  “СабЭнергоСервис” ААҖ җитәкчесе  Яхин А.А.,  Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.А. һәм Беренчеләр хәрәкәте әгъзалары тапшырдылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучылары Түбән Кама шәһәрендә үткәрелгән 2012-2014 елларда туган егетләр һәм кызлар арасында Сумо буенча Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнаштылар. Зиннатов Ильмир  30 кг  авырлык категориясендә 2 урынны,  Мингазов Бахтияр 40 кг  авырлык категориясендә 3 урынны,  Нигаматуллин Амир 50 кг авырлык категориясендә 3 урынны алдылар.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 Олы Шыңар авыл җирлегендә  өмәләр  оештырылды. Бюджет учреждениеләре үз территорияләрен  чистарттылар, һәйкәл тирәләре чистартылды, агачлар агартылды.

 

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

         Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучысы Артем Варламов, 110 кг авырлык категориясендә, Казан шәһәрендә үткәрелгән СССРның халыкара класстагы спорт мастеры Тимофеев Сергей Федорович истәлегенә багышланган 18 яшькә кадәрге егетләр арасында ирекле көрәш буенча Бөтенроссия ярышларында 2 урынны яулады.

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Тренер Нәбиуллин Илфат Нәҗип улы укучысы Азалия Семенова  Томск шәһәрендә үткәрелгән билбау көрәше буенча Россия Федерациясе  беренчелегендә юниорлар арасында  80+кг авырлыкта  беренче  урынны алды.        

Тэги: Олы Шыңар авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International