Олы Шыңар авыл җирлегендәге һәрбер оешма үз биләмәсендә Яңа елга бәйрәмчә бизәлеш ясый.
Олы Шыңар авыл җирлеге биләмәсендә авыл юлларын кардан чистарту “Туган Як” җәмгыяте техникасы ярдәмендә башкарыла. Олы Шыңар, Кече Шыңар, Оет, Чулпыч авылы урамнары даими рәвештә кардан чистартылып тора.
9 декабрь - Ватан каһарманнары көне уңаеннан, Оет авыл клубында "Илем батырларын барлый" дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде. Балаларга Ватан каһарманнары – Советлар Союзы, Россия Федерациясе Герое, Социалистик Хезмәт Герое исемнәренә лаек булган кешеләр, Дан орденнарының тулы кавалерлары турында мәгълүмат бирелде. "Батырлар даны мәңгелек " дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Саба районыннан чыккан Советлар Союзы геройлары , авылдашыбыз Советлар Союзы Герое Вәли Хаҗиевның сугышчан батырлыклары турында сөйләделәр. Ахырдан Вәли Хаҗиев бюстына чәчәкләр куйдылар.
Инвалидлар ункөнлеге кысаларында, Олы Шыңар авыл җирлеге инвалидлар Советы рәисе Әхмәтов Р.А., мәдәният хезмәткәрләре белән бергә, балачактан инвалид Мозаффаров Айдар, коляскада утыручы Ибраһимов Илдус һәм Хәйруллин Флоридның өйләрендә булдылар, аларга сәламәтлек, куңел тынычлыгы теләп күчтәнәчләр тапшырдылар. Алар очрашуга бик куанып, тормыш хәлләре турында сөйләшеп, бик теләп аралаштылар.
7 декабрьдә Кече Шыңар мәдәният йорты, Оет авыл клубы, Олы Шыңар һәм Оет авыл китапханәсе хезмәткәрләре Кызыл Мишә коррекция мәктәбендә инвалид балалар өчен "Сертотмас үрдәк" театраль тамашасын сәхнәләштерделәр. Балаларга чыгыш бик ошады, артистларга алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.
Олы Шыңар “Әллүки” балалар бакчасы коллективы «Хәят» оешмасы уздырган «Мәхәббәт белән тәрбияләү. Бишек җырлары» дип аталган проекты бәйгесенең “Буыннар бәйләнеше” номинациясендә “Төп нигез” күренеше белән чыгыш ясады һәм махсус Диплом белән бүләкләнде.
26 ноябрьдә Кече Шыңар мәдәният йортында «Мирас» фольклор коллективының «Киләчәккә мирас булып калсын, гасырлардан килгән ядкәрләр!» дип исемләнгән юбилей кичәсе үткәрелде. Безнең илебез бәйрәмнәргә, йолаларга, гореф-гадәтләргә бай, алар безгә буыннан-буынга тапшырыла. Чарада катнашучылар - күрше авыллардан килгән фольклор коллективлары:Теләче районының Олы Кибәхуҗа, Ачы, Саба районының Сабай, Оет, Шекше, Кырбаш авылларыннан. Фойеда “Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы”на багышланган күргәзмә тәкъдим ителде. Кунакларны икмәк һәм тоз белән каршы алдылар, биюләр, «Назалы»; «Капкалы» уеннары оештырдылар.
Олы Шыңар “Әллүки” балалар бакчасы тәрбиячесе Сафина Римма Мөхәммәтнәҗип кызы Россиядә укытучылар һәм остазлар елы, Татарстанда милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан “Безнең кавем” дип исемләнгән IVнче Халыкара Татар мәдәнияте үзәкләренең онлайн-фестивалендә җиңүче булды һәм IIIнче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде.
22 ноябрь көнне, “Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Олы Шыңар “Әллүки” балалар бакчасы” мәктәпкәчә белем муниципаль бюджет учреждениесендә “Татар халкының гореф-гадәтләре, йолаларының, мирасыбыз, байлыгыбыз буларак, балаларны тәрбияләүдәге роле” темасы буенча семинар үтте. Семинарда район балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты.
Оет авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә куелган мемориаль такталар яңартылды. Бөек Ватан сугышы фронтларында Оет авылыннан 101 кеше һәлак була.