Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре Югары Симет урта мәктәбе белән берлектә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Тукай шигырьләре» дигән шигъри сәгать үткәрделәр.
Югары Симет урта мәктәбе укучылары «Үз агачыңны утырт» дигән экологик акция оештырдылар.
Югары Симет урта мәктәбендә укучылар һәм укытучылар «Эко-яз» дип исемләнгән акция оештырдылар. Акция мәктәп укучылары арасында экологик культура формалаштыруга, табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән. «Эко-яз» акциясе укучыларны экологик тәрбияләү процессында мөһим этап булды. Бу чара балаларга әйләнә-тирә мохитне саклауның мөһимлеген яхшырак аңларга һәм үсемлекләрне карауның гамәли күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә. Чәчәкләр утырту табигать алдында җаваплылык тойгысын үстерергә ярдәм итә һәм укучыларны әйләнә-тирә дөньяның матурлыгын бәяләргә өйрәтә.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгы бәйрәме уңаеннан Югары Симет авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р., Югары Симет урта мәктәбе укучылары Татарстан Республикасы Рәисе Миннеханов Рөстәм Нургали улы исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.
Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышында Югары Симет авыл җирлеге командасы матур уен күрсәтеп 1 нче урынны яулады. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.
Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышларында Югары Симет авыл җирлегеннән ике команда актив катнаша. Командаларга уңышлар телибез!
Башлангыч сыйныф укучылары һәм аларның укытучылары Лесхоз бистәсендә урнашкан дендрология бакчасында булдылар.
2026 елның 3 апреленнән 5 апреленә кадәр Нурлатта 2012-2014 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Ярыш Социалистик Хезмәт Герое Габбас Кыям улы Гыйматдинов истәлегенә багышлана . Ике көрәш келәменә республиканың 16 районыннан 170тән артык яшь спортчы чыкты. Саба районы командасы составында "Олимп" спорт мәктәбендә тәрбияләнүче 16 бала чыгыш ясады. Алар арасында Югары Симет мәктәбе укучылары Талипов Сәет белән Фатыйхов Румил дә бар. Талипов Сәет - 1 нче, Фатыйхов Румил - 2 нче урынны яулады. Спортчыларыбызга бу искиткеч җиңүләре өчен рәхмәт белдерәбез! Яңа спорт казанышлары, якты хисләр һәм үз көчегезгә ышаныч телибез!
25-28 нче март көннәрендә Лениногорский шәһәрендә "Мәктәп спорт клублары" арасында региональ этапта үткәрелгән ярышларда Югары Симет урта мәктәбе укучылары 2 нче урын алып кайттылар. Җитәкчеләре Саубанов Айгиз Рафисович. Укучыларыбызны һәм укытучыларын чын күңелдән тәбрик итәбез!
30 март конне Югары Симет урта мәктәбендә 3 чиреккә йомгак ясап ата-аналар жыелышы үткәрелде. Жыелышта ГБУ начальнигы Ягафарова Гузәл Назыйф кызы "Юлда йөрү кагыйдәләре; мопедлар һәм самокатлар", "Социаль челтәрләр"темасына үз чыгышын тәкъдим итте. Шулай ук эти-энилэргэ видеороликлар күрсәтелде.