«Симет» җәмгыятендә авыл хуҗалыгы сезонының мөһим этапы — эре мөгезле терлекләр өчен силос әзерләү дәвам итә.
Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре 5 нче сыйныф укучылары өчен «Монда минем башлангыч Ватаным» дигән экскурсия үткәрделәр.
18-20 сентябрь көннәрендә Россия Дәүләт думасына депутатлар һәм партия сайлаулары буенча тавыш бирү узды. Югары Симет авыл җирлегендә бу көнне 2466 номерлы участок сайлау комиссиясе эшләде. Җирлек халкы сайлауларда актив катнашты.. Беренче килгән һәм беренче тапкыр тавыш биргән сайлаучыларга бүләкләр бирелде.
15 сентябрь көнне Югары Симет авылында яшәүче Загриев Фазыл Яхья улы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Р.Н. исеменнән халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнетдинова Л.Н. , Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Әхмәдуллин И.Р һәм “Симет” җәмгыяте бухгалтеры Саубанова Р.Ш. котлады.
Югары Симет авылында авыл җирлеге егетләре арасында 3*3 баскетбол ярышы булып узды. Ярышта барлыгы 4 команда катнашты. Үзара көч сынашканнан соң урыннар түбәндәгечә билгеләнде: 1 урын Студентлар, 2 урын Классташлар, 3 урын Яшьлек командалары. Җиңүче һәм призлы урын алучы командалар грамота һәм акчалата бүләккә ия булдылар.
Дөнья халыклары телләрендәге «Россия — Халыклар йорты» Бөтенроссия диктанты — тел төрлелеген популярлаштыруга, мәдәни мирасны саклауга һәм милләтара багланышларны ныгытуга юнәлдерелгән уникаль халыкара мәгърифәтчелек акциясе ул.
2026 елның 8 сентябрендә Югары Симет мәдәният йортында Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов катнашында Югары Симет авыл җирлегенең гражданнар җыены булып узды. Авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р. 2021-2026 елларда башкарылган эшләр турында хисап тотты, планнар турында сөйләде.
"Симет" ҖЧҖ пай җире булган гражданнарга ашлык өләште. Бер пай җиренә өч центнер исәбеннән бодай бирелде.
1 сентябрь-календарьдагы дата гына түгел, ә дулкынлану, өметләр һәм яңа мөмкинлекләр белән тулы үзенчәлекле көн. Беренче сыйныф укучылары өчен-гаҗәеп ачышлар дөньясына беренче адым, чыгарылыш укучылары өчен-зур киләчәк алдында финал ыргылышы, укытучылар өчен — чираттагы илһам һәм хезмәт елы, ә ата — аналар өчен-горурланырга һәм ярдәм итәргә вакыт.
Югары Симет китапханәсендә "Яңа журналлар һәм китаплар белән танышу" чарасы узды, ул укуны популярлаштыруга һәм килүчеләрне фондка яңа китаплар турында хәбәр итүгә юнәлдерелгән.