ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

28 нче январь көнне Югары Симет авыл җирлеге гражданнары җыены булып узды. Җыен Югары Симет авылы мәдәният йортында үткәрелде.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

23 – 25 нчы гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә физкультура фәне буенча республикакүләм олимпиаданың  йомгаклау этабы үтте. Әлеге олимпиадада Югары Симет урта мәктәбеннән 5 укучы катнашты: Имамиева Зәйнәп, Ахмадуллина Фәридә призлы урын яуладылар.  Укучыларны һәм укытучылары Саубанов А.Р. чын күңелдән әлеге җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22 – 24 январь көннәрендә Казан шәһәрендә узган 2008-2009 елда туган яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә авылыбыз егетләре зур уңышка ирешеп кайттылар. Ахмадллин Булат 80 кг авыр улчәүдә 2 урынны алды. Шулай ук Саба районы команда составында Ибрагимов Илшат белән Миңнуллин Шамил катнашты. Тренерлары Закиров Делюс Редаил улы. Көрәшчеләрне уңышлары белән котлыйбыз.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
гыйнвар, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре өлкән буын кешеләре өчен «Ах, бу иске Яңа ел» дигән күңел ачу программасы үткәрделәр.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
гыйнвар, 2026 ел
дүшәмбе

10 январь көнне Түбән Симет авылында яшәүче Гәрәева Гамилә Гарифулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
гыйнвар, 2026 ел
җомга

Яңа ел - ул тылсым һәм бүләкләр бәйрәме. Яңа ел - кул эшләре өчен иң яхшы вакыт. Һәркем Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан йортны үзенчә бизи, әмма соңгы вакытта үз куллары белән ясалган бизәнү әйберләре популярлаша бара. Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Гадәти булмаган чыршыны бизибез» дигән мастер-класс үткәрделәр. 

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
гыйнвар, 2026 ел
чәршәмбе

Югары Симет авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре «Кышкы әкиятләр буенча сәяхәт» викторинасы, малайлар һәм кызлар өчен күңел ачу уеннары үткәрделәр. 

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

6
гыйнвар, 2026 ел
сишәмбе

Яңа ел - әкияти бәйрәм, барлык балаларның яраткан бәйрәме. Әкияткә һәм могҗизага ышанып, аны озак көтәләр. Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Яңа ел бәйрәмен "Чыршы янында кунакта» үткәрделәр.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
гыйнвар, 2026 ел
җомга

2025 нче елның 30 нчы декабрендә Югары Симет мәдәният йортында китапханә һәм Түбән Симет авыл клубы белән берлектә "Хуш киләсең, Яңа ел"дип исемләнгән күптән көтелгән Яңа ел чарасы булып узды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
декабрь, 2025 ел
дүшәмбе

Яңа ел - әкияти бәйрәм, барлык балаларның яраткан бәйрәме. Әкияткә һәм могҗизага ышанып, аны озак көтәләр. Яңа ел алдыннан Югары Симет мәдәният йортында күптән көтелгән бәйрәм — мәктәп укучыларының бәйрәме булды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International