ЯҢАЛЫКЛАР


17
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Түбән Симет авыл клубы белән берлектә Әфган сугышчыларына багышланган "Вакыт… сезне сайлады" исемле күңелле очрашу кичәсе үткәрделәр.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
февраль, 2025 ел
җомга

Түбән Симет авылынын "Шатлык"балалар бакчасында агач түбә конструкцияләрен уттан саклау очен эшлэр башкарыла. Подряд организация ИП Пенин Н.В.

Тэги: ОКС
saby.tatarstan.ru

11
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Югары Симет мәдәният йортында китапханә белән берлектә фашистларга каршы көрәшүче яшь геройларга багышланган  “Кечкенә батыр йөрәк" дигән батырлык дәресе үткәрелде.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
февраль, 2025 ел
сишәмбе

3 нче февраль көнне Югары Симет авыл җирлеге гражданнары җыены булып узды. Җыен Югары Симет авылы мәдәният йортында үткәрелде.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2025 елның 1 февраль көнне  Югары Симет авыл җирлегендә «Россия чаңгы юллары-2025»   - «Татарстан чаңгы юлы-2025» массакүләм чаңгы ярышы узды . Югары Симет урта мәктәбе укучылары ярышның иң актив катнашучылары булдылар. Чарада җиңүчеләргә  диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

31
гыйнвар, 2025 ел
җомга

30 январь көнне Югары Симет мәдәният йортында җаваплылыгы чикләнгән "Симет" җәмгыятенең 2024 елда эшләгән эшләренә отчет җыелышы булып узды. Һәр тармак җитәкчесе эшләнгән эшләргә анализ ясады, алдагы елга планнар белән таныштырды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
гыйнвар, 2025 ел
сишәмбе

Югары Симет урта мәктәбе укучылары, Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташларына куелган һәйкәл янын җыештырдылар. Балалар һәйкәлгә юлны чистарттылар, мәйданчыкта кар җыештырдылар, мемориаль плитәне чистарттылар, чәчәкләрне төзәттеләр. Якташ сугышчыларга һәйкәл-авылның истәлекле урыны, аны халык хөрмәт итә һәм ярата. Молодцы, укучылар! Безнең эш-сугышны узган буын алдында, аларның батырлыгы һәм ныклыгы алдында искә алу ул.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24 – 27 нчы гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә физкультура фәне буенча республикакүләм олимпиаданың  йомгаклау этабы үтте. Әлеге олимпиадада Югары Симет урта мәктәбеннән 4 укучы: Тахавиева Исламия, Ахмадуллин Инсаф, Хасанов Ислам, Ахмадуллина Фарида катнашты һәм призлы урын яуладылар.  Укучыларны һәм укытучылары Саубанов А.Р. чын күңелдән әлеге җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
гыйнвар, 2025 ел
дүшәмбе

7 гыйнвар – илебез тарихында үзенчәлекле дата. 1944 елда Ленинград блокадасы өзелә, ул 900 көн һәм төн дәвам итә. Югары Симет авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «900 легендар көн» дигән патриотик сәгате үткәрелде. 

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 

Саба муниципаль районында "МХО сугышчысына 23 февральгә бүләк" акциясе уза, шуңа бәйле рәвештә Югары Симет урта мәктәбендә укытучылар, укучылар һәм ата-аналар көче белән гуманитар ярдәм оештырылды.Барысы да актив катнашты.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International