2024-2025 елларга Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләрендә балаларга һөнәри юнәлеш бирү программасы кысаларында Югары Симет «Ромашка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Акбарс банкта һәм Саба коммуналь хуҗалыгында булдылар. Балалар банк, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре ролендә булдылар. Балаларга бик ошады, кызыксынып тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр.
14 октябрь көнне Югары Симет урта мәктәбендә күп еллар эшләгән башлангыч сыйныфлар укытучысы Хәбибуллина Мәдехия Миннәхмәтовна белән сыйныф очрашуы булды.
Гражданнарның үзара салым акчасына Югары Симет авылында җәяүлеләр күпере төзү эше тәмамланды. Төзү эшләрен Саба ПМК "Мелиорация" оешмасы башкарды.
Түбән Симет авыл зиратында яңа койма тоту эше тәмамланды. Барлыгы 180 м койма тотылды. Әлеге эш үзарасалым акчасы хисабына башкарылды.
Югары Симет “Ромашка” балалар бакчасында, әти-әниләр белән берлектә, “Гаиләбез белән без, юлда йөри беләбез!” дип аталган, юл йөрү иминлеге нигезләрен үз эченә алган чара уздырылды. Балалар әти-әниләре белән ике командага бүленеп, юл билгеләре, юлда, урамда йөрүнең төп кагыйдәләрен белү буенча белемнәрен сынадылар, төрле кызыклы эстафеталарда катнаштылар. Чара бик эчтәлекле, мавыктыргыч булды, әти-әниләргә һәм бабаларга бик ошады.
Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә белән берлектә, Өлкәннәр көненә багышланган " Якты гомер көзем!» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Чараны алып баручылар өлкәннәрне бәйрәм белән җылы котладылар. Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Әхмәдуллин И.Р. кунакларга сәламәтлек, озын гомер теләде һәм матур музыкаль котлау бүләк итте. Үзешчән сәнгать номерлары куелды. Бәйрәмнең кульминациясе бәйрәм чәй эчүе булды. Өйдә пешерелгән пешкән ризыкның исе бәйрәм рухын, өлкәннәргә карата кайгыртучанлык һәм игътибарны тоюны тагын да көчәйтте. Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы яхшы дәрәҗәдә узды. Авылыбызның өлкән буыны көндәлек тормышта да игътибарсыз калмас дип өметләнәбез.
2 нче октябрь көнне Түбән Симет авылы клубында Өлкәннәр көненә багышланган кичә үткәрелде. Өлкәннәребезне әлеге көн белән авыл җирлеге башлыгы Ильгизәр Ахмадуллин котлап үтте. Алар өчен оештырылган ял концертындагы котлау сүзләре , матур җырлар өлкәннәребезнең күңелләрен тагын да сөендерде.
Югары Симет урта мәктәбендә өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Шушында эшләп лаеклы ялга чыккан укытучыларга, хезмәткәрләргә укучылар концерт номерлары куйдылар. Өлкәннәр балаларның сорауларына җавап бирделәр, яшьлек хатирәләре белән уртаклаштылар. Мәктәп директоры Гарифуллин Рафис Нәкыйп улы өлкәннәрне бәйрәм белән котлады.
Саба районы мәктәпләре арасында көзге кросс ярышында Югары Симет урта мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясадылар. Барлыгы 8 укучы катнашып 5 се призлы урыннарга лаек булдылар. Барлык мәктәпләр арасында 2 урынны алдылар. Укучыларга һәм аларны әзерләгән укытучылары Саубанов Айгиз Рафисовичка алга таба да зур уңышлар теләп калабыз.
26 – 28 сентябрь көннәрендә Актанышта узган Татарстан Республикасының Беренче Президенты Кубогына 2008-2010 елда туган яшүсмерләр арасында милли көрәш бәйгесендә авылыбыз егетләре зур уңышка ирешеп кайттылар. Ахмадуллин Булат 80 кг улчәүдә 2 урын, Ибрагимов Илшат 80 кг авыр улчәүдә 3 урынны алдылар. Тренерлары Закиров Делюс Редаил улы. Көрәшчеләрне уңышлары белән котлыйбыз.