“Рамазан” җәмгыяте Югары Симет авылында үзарасалым программасы буенча 200 метр юл ремонтлады. Эш тиз арада һәм сыйфатлы итеп башкарылды.
29 июльдә Югары Симет авылында яшьләр җыены булып узды.
“Рамазан” җәмгыяте Түбән Симет авылында үзарасалым программасы буенча 90 метр юл ремонтлады. Эш тиз арада һәм сыйфатлы итеп башкарылды.
Җаваплылыгы чикләнгән “Симет” җәмгыяте хезмәтчәннәре ашлык суктыруга керештеләр. Уңыш җыюны 2 Полесье-10 һәм 2 Дон-1500Б комбайннары башкарачак. Игеннәрне югалтуларсыз җыеп алуларын , эшләрендә зур уңышлар телибез.
Югары Симет авылында "Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе" эшчеләре суүткәргеч челтәре торбаларын төзекләндерделәр, кирәк урыннарга задвижка куйдылар.
«Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучылары Югары Симет авыл җирлеге биләмәсендә җәмәгать урыннарының һәм урамнарының тиешле санитар һәм эстетик торышын саклау өчен үлән чабу эшләрен дәвам итәләр.
Укучылар җәйге каникул вакытында мәктәп яны участогында рәхәтләнеп эшлиләр, чөнки бу «практика эшләү» генә түгел, ә үз мәктәбең территориясен төзекләндерү дә.
Балаларның җәйге каникул чорында да волейбол түгәрәгенә йөрүче укучылар өчен күнегүләр уздырыла.
16 июль көнне Түбән Симет авылында яшәүче Нургалиева Җүәйрә Мөхәммәт кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Симет хуҗалыгында терлек азыгы әзерләү тулы көченә бара. Беръеллык үләннәрннәрдән сенаж салалар.