Югары Симет авыл җирлеге биләмәсендә чистарту эшләре алып барыла.
2023 нче ел «Укытучылар һәм остазлар елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан Югары Симет урта мәктәбендә күп еллар хезмәт куеп, бүгенге көндә лаеклы ялда булган укытучылар белән очрашу булды.
Югары Симет авыл җирлеге делегациясе Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган Саба муниципаль районы Парадында катнашты.
Югары Симет авыл җирлеге “Хәтер бакчасы” акциясендә катнашты.
Югары Симет авылында Җиңү көненә багышланган митинг булып узды. Чарага тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылган иде. Алар каршында Югары Симет урта мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Ахырдан обелискка чәчәкләр салынды.
8 май көнне Түбән Симет авылында Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг булып узды. Обелискка чәчәкләр салынды.
7 май көнне “Сабантуй” чишмәсендә буяу эшләре башкарылды. Шушы эшләрдә катнашкан һәр кешегә зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.
5 апрель көнне Югары Симет урта мәктәбе укучылары ярдәме белән Бөек Ватан сугыш ветераннары каберлекләренә георгий тасмалары бәйләнде.
29 апрельдә Түбән Симет авылы зиратында чираттагы өмә узды.
Югары Симет авыл җирлегенә кергән региональ юл кырыйларындагы басуларны ташлардан чистарту буенча эшләр башкарылды.