2 нче сентябрьдә Югары Симет урта мәктәбендә белем бәйрәменә багышланган тантаналы линейка булып узды. Бу уку елында мәктәптә барлыгы 64 бала белем алачак. Мәктәпкә балалар Югары Симет, Түбән Симет, Мичән һәм Алан авылларыннан килеп белем алачак. Беренче сыйныфка 3 бала кабул ителде. Тантаналы линейкада укучыларның әти-әниләре, авыл җирлегендәге оешма җитәкчеләре, район вәкилләре катнаштылар. Алар укучыларны белем бәйрәме белән котладылар һәм укуда уңышлар теләделәр.
Укучыларны һәм укытучыларны белем бәйрәме белән котлыйбыз һәм уңышлы уку елы телибез.
31 август көнне Түбән Симет авыл клубында Иске Мичән, Тимершык клублары белән берлектә “Моң агыла Туган ягыма" дип исемләнгән Татарстан Республикасы көненә багышланган урам концерты оештырылды. Артистлар үзләренең иң яхшы җырларын бүләк иттеләр, шулай ук тамашачылар күңелле уеннарда актив катнаштылар. Авылдашлар һәр концерт номерын көчле алкышларга күмделәр.
"Симет" ҖЧҖ пай җире булган гражданнарга ашлык өләште. Бер пай җиренә ике центнер исәбеннән бодай бирелде.
Җәй бик шәп чор, әйтерсең балалар йөгерсен , сикерсен һәм күңел ачсын өчен махсус булдырылган. Хәрәкәтчән уеннарны балалар аеруча ярата. 28 август көнне Югары Симет мәдәният йортының ачык мәйданчыгында "Безгә бүген күңелле !» дип исемләнгән күңел ачу чарасы үткәрелде.
23 август көнне Югары Симет авыл җирлегенең отчет җыены булып узды. Җыенда Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, оешма җитәкчеләре катнашты.
Россия флагы көне - россиялеләрнең барлык буыннары бәйрәме, бөек ил тарихына хөрмәт күрсәтү. 22 август көнне Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре үз укучылары өчен "Ил флагы - дан символы" дигән патриотик сәгать үткәрделәр.
Югары Симет авыл җирлеге биләмәсендә чистарту эшләре алып барыла.
Югары Симет авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә укучылар өчен "Бөтен гаилә өчен газета-журналлар" дигән вакытлы матбугат сәгате үткәрелде. Аның максаты-вакытлы матбугат белән танышу, тормышта кирәкле һәм файдалы мәгълүматны файдалану өчен газета-журнал материалларын укучыларга җиткерү. Китапханәче китапханәдә нинди газета-журналлар табып булуы, һәр журналның билгеле бер теманы чагылдырган үз рубрикалары булуы турында сөйләде. Укучылар газета-журналларның тиражлары, рубрикалары белән таныштылар, кызыклы мәкаләләрне кычкырып укыдылар. Һәркем үзе өчен генә түгел, гаилә әгъзалары өчен дә файдалы мәгълүмат таба алды.
Югары Симет балалар бакчасы биләмәсендә җәй буе матур чәчәкләр үстерәләр. Тәрбиячеләр, балалар шушындый матурлыкны булдыруда үзләренең өлешләрен кертәләр.
Югары Симет авылында яшәүче Галиәхмәтов Муллахмәт Югары Утар балалар интернат-йортында булды. Балаларны кәҗәгә утыртып йөртте. Аларга карбыз, соклар алып килде. Балалар бик шатландылар, кәҗә дә сынатмады, тырышты. Ятимнәргә булган изгелегегез өчен зур рәхмәт.