ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына бөек шагыйрь буларак кереп кала, ул милли шигърияткә нигез сала һәм аның классик стилен булдыра.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче волейбол ярышларында Югары Симет авыл җирлеге командасы актив катнашып, башка җирлек командалары арасында 1 нче урынны яулады. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы уңаеннан авыл җирлеге  башлыгы Ахмадуллин Илгизәр Роберт улы һэм Рамазанов Элмир Дамир улы Югары Симет авыл җирлегендә яшәуче тыл ветераннарын котладылар. Аларга ТР Рәисе һәм Саба муниципаль районы башлыгы исеменнән котлау открыткалары, күчтәнәчләр тапшырылды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22 апрельдә Югары Симет авылы зиратында чираттагы өмә узды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22 апрель конне Югары Симет урта мәктәбе укучылары булышлыгы белән “Сабантуй” чишмәсе биләмәсе чуптән , корган үләннәрдән чистартылды. Барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

15 апрель көнне Югары Симет урта мәктәбе территориясендә 6нчы сыйныф укучылары катнашында 21 төп нарат агачы утырту оештырылды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

8 апрель көнне Югары Симет урта мәктәбе биләмәсендә субботник оештырылды. Барлык укучылар һәм укытучылар актив катнаштылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 "Үсеп килүче буында патриотик  тәрбия максатыннан Югары Симет мәдәният йортында китапханә белән берлектә" Ватанны саклау безнең бурыч!” - исемендә, кыска вакытлы ялга кайткан  махсус хәрби операция сугышчысы Г.  Р. белән очрашу кичәсе үткәрелде.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Тирә-якны чистарту буенча экологик ике айлык кысаларында Югары Симет урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар истәлегенә куелган обелиск кырыйларын чистарттылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Симет авыл җирлеге командасы Саба районы волейбол чемпионатында уңышлы чыгыш ясый.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International