Югары Симет "Ромашка" балалар бакчасында тәрбияләнүче кызыбыз Гатауллина Әминә 23 март көнне Саба районында уздырылган "Юный мастер" "Baby skills" регионара чемпионатның муниципаль этабында катнашып кайтты.
“Милләт яме-йола, бәйрәмнәрдә!” фестиваль конкурсы кысаларында Югары Симет мәдәният йортында "Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге, балалар һәм яшүсмерләр өчен "Тургай" социаль приюты, Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат йорты һәм "ГАЗПРОМ ТРАНСГАЗ КАЗАНЬ" җәмгыятенең ЭПУ "Сабагаз" идарәсе хезмәткәрләре чыгыш ясады.
19 март көнне Югары Симет авылы клубында , язны каршы алу – “Нәүрүз” бәйрәме үткәрелде.
Иртәнге линейкада тренер Закиров Д.Р. көрәштә алган казанышлары өчен, Югары Симет урта мәктәбе укучылары Ахмадуллин Булат, Миннуллин Шамил, Ибрагимов Илшатны күкрәк билгесе белән, Ахмадуллин Инсафны рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк белән бүләкләде.
"Язлар матур хатын-кызлар белән...”, шундый исем астында 12 мартта Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды.
Югары Симәт авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә 8 Март Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган «Язлар белән матур хатын-кыз» бәйрәм программасы узды.
Югары Симәт авыл җирлегндә көчле кар яуганнан һәм кискен җылынудан соң урамнарны кардан чистарту оештырылды.
Югары Симет мәдәният йортында 8 март Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан, хатын-кызлар арасында волейбол ярышы уздырылды.
6 март көнне Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Югары Симет авыл мәдәният йортында "Ромашка" балалар бакчасы балаларының бәйрәм концерты булып узды.
Югары Симет урта мәктәбендә 1-4 сыйныф укучылары катнашында бик матур бәйрәм булып узды. Бәйрәмгә әниләре, дәү әниләре килде.