8 июль көнне , Югары Симет авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган "Гаилә бәхет утравы" дип исемләнгән бәйрәм-уен программасы оештырдылар.
Россиядә ел әйләнәсендә бәйрәмнәр бик күп, алар арасындагы күңелле бәйрәмнәрнең берсе-Яшьләр көне.
1 июнь көнне Югары Симет авыл җирлегендә , ил күләмендә үтүче "Хәтер шәме" акциясе булып узды.
Ел саен Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан оештырылган “Чиста яр буе“ акциясе үтә.
Югары Симет авыл җирлегенең Югары Симет авылында «акыллы» электр исәпләгечләр урнаштыру эшләре бара . Яңа технологияләр ярдәмендә «акыллы» счетчик мәгълүматны электрон формада , интернет аша яки кәрәзле элемтә аша хезмәт күрсәтүче компаниягә җибәрә.
Җирлек территориясендә, мәдәният йортлары, мәктәп, балалар бакчалары эйләнә –тирәсендә чүп үләннәрен чабу эшләре башланды.
Бу көннәрдә “МДСУ-1” ҖЧҖ оешмасы, “Авыл урамы юлларын норматив хәлгә китерү” республика максатчан программасы нигезендә, Түбән Симет авылы Ленин урамында 500 метр озынлыктагы юлны төзекләндерде.
Тирә - юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы. Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш. Югары Симетлеләр дә, тирә - юнебезне яшелләндерүгә өлеш керттеләр, нарат үсентеләре утырттылар.
9 май көнне , Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан , Бөек Ватан сугышында башларын салган авылдашлар истәлегенә төзелгән обелискка чәчәкләр салынды , җирлектә яшәүче 1 сугыш ветеранының тол хатынына һәм 9 тыл хезмәтчәненә район Башлыгы исеменнән әзерләнгән бүләкләр тапшырылды.
Югары Симет авыл җирлегендә, Татарстан Республикасы Президенты инициативасы белән оештырылган «Ярдәм янәшә " республика хәрәкәте кысаларында, аз керемле гаиләләргә азык-төлек җыелмалары тапшырылды.