ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2024 ел
шимбә

Балаларны саклау көне уңаеннан Югары Симет урта мәктәбендә бик матур бәйрәм уздырылды. Укучылар төрле уеннарда катнашып, бик күп бүләкләр алдылар. Бәйрәм ахырында мәктәп директоры Гарифуллин Р.Н. уку елын гел бишкә генә тәмамлаган һәм актив укучыларны бүләкләп, грамоталар тапшырды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
май, 2024 ел
дүшәмбе

Сулыкларыбыз һәрвакыт чиста булсын! Югары Симет "Ромашка" балалар бакчасы балалары тәрбияче апалары белән яшәгән тирәлегебезнең чисталыгын  саклау буенча актив эш алып баралар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
май, 2024 ел
җомга

24  май көнне  Югары Симет урта мәктәбендә   “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте. Чыгарылыш сыйныф укучыларын әлеге истәлекле көн белән Саба районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ганиев Зөлфәт Рифкат улы, мәгариф идарәсенең программисты Мусин Д.Б., Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Ильгизәр Роберт улы Ахмадуллин котлады.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
май, 2024 ел
сишәмбе

20 май көнне Саба яр буенда фән олимпиадаларында җиңгән һәм призлы урын алган укучыларны район башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы котлады. Шулай ук аларның укытучылары һәм ата-аналары тәбрикләнде. Югары Симет урта мәктәбе Саба районы мәктәпләре арасында 2 урынны алды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
май, 2024 ел
дүшәмбе

Югары Симет урта мәктәбе җиңел атлетика буенча Саба районы мәктәпләре арасында 1 нче урынны алды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм хөрмәтенә Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Ныклы гаилә-ил терәге" тематик - бәйрәм кичәсе үткәрделәр.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
май, 2024 ел
сишәмбе

Югары Симет “Ромашка” балалар бакчасы республика күләм икеайлык экологик марафонда актив катнаша. Бакчада балаларга экологик тәрбия бирү, тирә - юнебезгә яшеллек бируче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызныңда уртак бурычы булуын аңлату эше алып барыла. Шул максаттан балалар әти-әниләре белән быел да яшь агачлар  утырттылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
май, 2024 ел
дүшәмбе

Җиңү көне - һәр гаилә һәм һәр граждан өчен мөһим бәйрәм. Миллионлаган солдат һәм тыныч гражданнарның гомерен өзгән коточкыч сугышка кагылмаган кешене табу кыен. Бу бәйрәм хөрмәтенә Югары Симет мәдәният йортында Җиңү көненә багышланган «Хәркемнең күңелендә син, Җинү» бәйрәм концерты узды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Теләчедә узган Салават Фәтхетдинов призларына 2009 елгы һәм аннан яшьрәкләр арасында көрәш буенча Республика турнирында Симет егетләре уңышлы чыгыш ясап кайттылар.

Хәйретдинов Дилюс 29 кг 3 урын,

Миннуллин Шамил 55 кг 3 урын,

Ахмадуллин Инсаф 60 кг 3 урын,

Ибрагимов Илшат 75 кг нан авыр үлчәүдә 2 урын.

Тренерлары Закиров Делюс Ридаилович. Молодцы егетләр!

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
май, 2024 ел
җомга

Югары Симет авыл җирлеге УАЗ машинасы белән Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланган Саба муниципаль районы Парадында катнашты.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International