ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2023 ел
шимбә

Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Вольфсон Илья Светославович күп балалы гаиләләргә Яңа ел бүләкләре тапшырды

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Югары Симет урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары Яңа елга бәйрәм атмосферасы булдырырга тырышып, кар фигуралары ясадылар, территорияне бизәделәр. Мәктәп территориясе көндез генә түгел, төнлә дә матур булып тора.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Балаларыбыз өчен бәйрәм рухы һәм уңай эмоцияләр булдыру максатыннан, Югары Симет балалар бакчасы һәм Түбән Симет филиалы хезмәткәрләре көче белән кар фигуралары ясалды, бакча биләмәсе бизәлде.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Югары Симет авыл мәдәният йортында Яңа елга территорияне бизәүгә әзерлек башланды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

23
декабрь, 2023 ел
шимбә

Югары Симет авыл җирлегендә көннәр җылынудан соң урамнарны  чистарту оештырылды. Торак пункт буенча авыл юлларын чистарту вакытында башкарыла.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Югары Симет авыл җирлегендә махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә гуманитар ярдәм оештырылды. Җылы киемнәр, урын-җир әйберләре, ашау ризыклары җыелды. Халыктан җыелган акчага егетләргә җылы киемнәр, итекләр сатып алынды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
декабрь, 2023 ел
җомга

Югары Симет урта мәктәбенең бию түгәрәгенә йөрүче кызлар район балалар иҗат  үзәгендә үткән бию конкурсында катнашып кайттылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

13
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Конституциясе көне - Россия Дәүләтенең истәлекле даталарының берсе, ул ел саен 12 декабрьдә билгеләп үтелә.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
декабрь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Тимершык мәдәният йортында “Тату сыйныф серләре!” Республикакүләм конкурсының зона этабы булып узды. Бу бәйгедә Югары Симет урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары әти-әниләре белән катнашып, “Иң дус сыйныф” исеменә лаек булдылар. Барлык катнашучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез, укуларында, эшләрендә уңышлар телибез.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
ноябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Югары Симет авыл җирлегендә беренче кар яуганнан соң урамнарны кардан чистарту оештырылды. Торак пункт буенча авыл юлларын чистарту вакытында башкарыла. Җаваплылыгы чикләнгән “Симет” җәмгыяте тракторчылары тырышлыгы белән  барлык урамнар кардан чистартылды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International