10 октябрьдә Югары Симет урта мәктәбендә Көзге бал бәйрәме уздырылды.
5 октябрь көнне Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбендә Үзидарә көне узды. Укучылар кызыксынып дәресләр үткәрделәр.
Югары Симет урта мәктәбендә өлкәннәр көне билгеләп үтелде.
2 октябрь көнне Югары Симет авыл җирлегендә яшәүче алтын пар - 50 ел бергә яшәгән Хабибуллин Рафит Валиулла улы һәм Хабибуллина Хәдичә Хаҗи кызы, бриллиант парлар – 60 ел бергә яшәгән Муллаянов Нәҗип Муллаян улы һәм Муллаянова Нурания Шәрифулла кызы, Иксанов Равил Садик улы һәм Иксанова Мәхтүмә Шәйхулла кызы тәбрикләнде.
Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханә һәм Түбән Симет авыл клубы белән берлектә Өлкәннәр көненә “Якты гомер көзем!” бәйрәм программасы оештырдылар.
Өлкәннәр көне уңаеннан Югары Симет авыл җирлегендэ 12 өлкән кешегә Саба муниципаль районы "Кайгырту" фонды тарафыннан әзерләнгән акчалата бүләк таратылды.
Югары Симет мәдәният йорты, китапханә, Түбән Симет авыл клубы хезмәткәрләре мәдәни чараларда даими катнашучы өлкәннәребез, "Ак калфак" клуб берләшмәсенә йөрүчеләр белән Казан шәһәренә экскурсия оештырдылар.
Тузган сарайларны , йортларны сүтү - авыл җирлекләрендә көнүзәк мәсьәлә булып тора.
Саба районы мәктәпләре арасында көзге кросс ярышында Югары Симет урта мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясадылар.
Югары Симет авылында яшәүче Җәүхәрия Шәйхлисламова Байлар Сабасында үткән “Кабак бәйрәмендә” халыкка үз бакчасында үстергән төрле чәчәк, җиләк-җимеш үсентеләре һәм җиләк тәкъдим итте.