Югары Симет урта мәктәбенең егетләр командасы Саба урта мәктәбендә узган «Мәктәп волейбол лигасы» район ярышларында җиңүче булды. Тренерлары - Шәехов Н.Д. Алда булучы ярышларда да уңышлар телибез.
Россия чаңгы юллары - ел саен үткәрелә торган спорт чарасы, ул әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, барлык теләүчеләр өчен мөмкин булган массакүләм чаңгы узышларыннан гыйбарәт.
14 февраль көнне Югары Симет урта мэктэбендэ «Россия чаңгы юлы-2026» Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышы уздырылды.
6 февраль көнне Тимершык мәдәният йортында Югары Симет урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары һәм ата-аналар комитеты «Бердәм сыйныф серләре» конкурсында катнаштылар. Команда визит карточкасы , иҗади номер, шулай ук проект эшен әзерләде. Бу конкурс дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытырга һәм һәр катнашучының көчле якларын күрергә ярдәм итте.
Югары Симет авыл җирлегендә урамнарны кардан чистарту оештырылды. Торак пункт буенча авыл юлларын чистарту вакытында башкарыла. ҖЧҖ «Симет» тракторчылары тырышлыгы белән барлык урамнар вакытында чистартыла.
30 январь көнне Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә "Әбиемнең серле сандыгы" дигән фольклор кичәсе үткәрделәр.
31 январь көнне Югары Симет авылында "Симет" авыл хуҗалыгы җәмгыятенең отчет җыелышы булып узды. Җыелышта Саба муниципаль районы азык-төлек идарәсе җитәкчесе Хәсәншин Гафур Шәйхулла улы катнашты. Отчет җыелышында хуҗалык белгечләренең чыгышлары тыңланды. 2025 елга җентекле анализ ясалды һәм 2026 елга планнар, максатлар билгеләнде.
28 нче январь көнне Югары Симет авыл җирлеге гражданнары җыены булып узды. Җыен Югары Симет авылы мәдәният йортында үткәрелде.
23 – 25 нчы гыйнвар көннәрендә Казан шәһәрендә физкультура фәне буенча республикакүләм олимпиаданың йомгаклау этабы үтте. Әлеге олимпиадада Югары Симет урта мәктәбеннән 5 укучы катнашты: Имамиева Зәйнәп, Ахмадуллина Фәридә призлы урын яуладылар. Укучыларны һәм укытучылары Саубанов А.Р. чын күңелдән әлеге җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез.
22 – 24 январь көннәрендә Казан шәһәрендә узган 2008-2009 елда туган яшүсмерләр арасында милли көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелегендә авылыбыз егетләре зур уңышка ирешеп кайттылар. Ахмадллин Булат 80 кг авыр улчәүдә 2 урынны алды. Шулай ук Саба районы команда составында Ибрагимов Илшат белән Миңнуллин Шамил катнашты. Тренерлары Закиров Делюс Редаил улы. Көрәшчеләрне уңышлары белән котлыйбыз.
Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре өлкән буын кешеләре өчен «Ах, бу иске Яңа ел» дигән күңел ачу программасы үткәрделәр.