ЯҢАЛЫКЛАР


2
август, 2024 ел
җомга

Югары Cимет мәдәният йорты хезмәткәрләре "Дуслар җыелган җирдә" дип исемләнгән урам концерты оештырдылар. Концерт программасы бик күп төрле иде. Концерт номерлары арасында төрле кызыклы уеннар, конкурслар оештырылды. Тамашачылар алдында  Иске Мичән, Кызыл Мишә, Мишәбаш , Тимершык  клубы хезмәткәрләре чыгыш ясады.


 

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Ир-егетләр арасында Саба муниципаль районы буенча үткәрелүче пляж волейболы ярышында Югары Симет авыл җирлеге командасы актив катнашып, 3 нче урынны яулады. Җиңүләре белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

1
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Югары Симет урта мәктәбе биләмәсендә бик матур гына чәчәкләр үсә. Бу матурлыкны мәктәп укытучылары, укучылары, хезмәткәрләре үз куллары белән булдырып, су сибеп, чүпләрен утап, җәй буе карап торалар. Шулай ук чәчәкләр арасыннан “гаилә” дигән сүзне укып була. Шушындый матурлыкны булдырган кешеләргә зур рәхмәт.

 

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
июль, 2024 ел
дүшәмбе

“Симет” җәмгыяте авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре ашлык урып-җыю эшенә керештеләр. Булган уңышны югалтуларсыз җыеп алуларын теләп калабыз. Хәерле сәгатьтә, хөрмәтле игенчеләр!

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Симет урта мәктәбе укучылары мәктәп яны участогында хезмәт практикасы узалар. Алар түтәлләргә су сибәләр, чүпләрен утыйлар, мәктәп яны территориясен җыештыралар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27 июль көнне Югары Симет авылы зиратында өмә узды.  Шушы эштә катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
июль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Гаилә, йорт, якыннар һәм туганнар - болар барысы да тормышыбызны үзенчәлекле мәгънә белән тутыра, зур биеклекләргә ирешергә, теләсә нинди авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Югары Симет мәдәният йорты хезмәткәрләре "Бергә җылырак һәм уңайлырак" дигән күңел ачу кичәсе үткәрделәр. Чарада катнашучыларга төрле уеннар һәм конкурслар оештырылды. Бәйрәмдә мәхәббәт һәм тугрылык турында җырлар һәм шигырьләр яңгырады. Бәйрәм һәркемгә яхшы кәеф бүләк итте.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
июль, 2024 ел
дүшәмбе

19 июль көнне Югары Симет мәдәният йорты бакчасында саф һавада кино карау үткәрелде. Авыл халкы, балалар бик теләп кино карадылар, аралыштылар, ял иттеләр. 

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
июль, 2024 ел
дүшәмбе

Россиянең дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының Россиянең аз санлы торак пунктларын югары тизлекле мобиль интернет белән тәэмин итү программасы кысаларында Түбән Симет авылында «Ростелеком»  оешмасы кәрәзле элемтә манарасы урнаштырды. Шул сәбәпле, якын арада, авылда яшәүчеләр Теле2 операторының кәрәзле элемтәсе белән тәэмин ителәчәк.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
июль, 2024 ел
чәршәмбе

Симет хуҗалыгында терлек азыгы әзерләү тулы көченә бара. Беръеллык үләннәрдән сенаж салалар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International