Югары Симет урта мәктәбендә башлангыч класслар өчен җәйге лагерь эшли башлады. Укучылар экскурсияләргә баралар, төрле спорт уеннары белән сәламәтлекләрен ныгыталар. Исхакова Альбина Раифовна укучылар өчен сулыкларда, юлда йөргәндә үз үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырды.
Югары Симет мәдәният йорты һәм Түбән Симет авыл клубы хезмәткәрләре авыл яшьләре белән берлектә «Сабантуй» милли бәйрәменә бирнә җыюны оештырдылар. Чара күңелле, бәйрәм кәефе белән үтте. Авылның барлык халкы актив катнашты.
Сабантуй бәйрәме алдыннан Түбән Симет авыл клубы хезмәткәрләре борынгы татар йоласын Сабантуйга “Бирнә җыю” үткәрделәр. Авылларда бүләкләр җыю бәйрәм башланырга бер атна кала башлана. Авыл халкы яулык, сөлге, тукыма кисәкләре бүләк итә. Алынган бүләкләр Сабантуйда уздырыла торган ярышларда тапшырылачак.
Югары Симет урта мәктәбе укучыларына авыл хуҗалыгы өлкәсендә экскурсияләр оештырылды. “Симет” һәм Чулпыч авылы кырыенда урнашкан “ПМК” хуҗалыкларында булып, эш тәртибе белән таныштылар, фермаларны, амбарларны карап чыктылар.
Балаларны саклау көне уңаеннан Югары Симет урта мәктәбендә бик матур бәйрәм уздырылды. Укучылар төрле уеннарда катнашып, бик күп бүләкләр алдылар. Бәйрәм ахырында мәктәп директоры Гарифуллин Р.Н. уку елын гел бишкә генә тәмамлаган һәм актив укучыларны бүләкләп, грамоталар тапшырды.
Сулыкларыбыз һәрвакыт чиста булсын! Югары Симет "Ромашка" балалар бакчасы балалары тәрбияче апалары белән яшәгән тирәлегебезнең чисталыгын саклау буенча актив эш алып баралар.
24 май көнне Югары Симет урта мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте. Чыгарылыш сыйныф укучыларын әлеге истәлекле көн белән Саба районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ганиев Зөлфәт Рифкат улы, мәгариф идарәсенең программисты Мусин Д.Б., Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Ильгизәр Роберт улы Ахмадуллин котлады.
20 май көнне Саба яр буенда фән олимпиадаларында җиңгән һәм призлы урын алган укучыларны район башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы котлады. Шулай ук аларның укытучылары һәм ата-аналары тәбрикләнде. Югары Симет урта мәктәбе Саба районы мәктәпләре арасында 2 урынны алды.
Югары Симет урта мәктәбе җиңел атлетика буенча Саба районы мәктәпләре арасында 1 нче урынны алды.
15 майда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм хөрмәтенә Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре "Ныклы гаилә-ил терәге" тематик - бәйрәм кичәсе үткәрделәр.