Җирлектә төзекләндерү буенча эш ел әйләнәсе алып барыла.
Югары Симет авыл җирлеге волейбол командасы Саба муниципаль районының Волейбол федерациясе рәисе кубогына уздырылган турнирында 3 урынны алды .
3 декабрь — Билгесез солдат көне — яу кырларында башларын салып, билгесез калган сугышчыларны искә алу көне .
28 ноябрь көнне Югары Симет мәдәният йортында әниләр көненә багышланган концерт куелды.
Саба районында милли көрәш буенча үткәрелгән чемпионатта җирлекнең 2007 нче елга кадәрге егетләре призлы урыннар яулады.
«Саба таңнары” газетасы призына үткән көрәш ярышында Югары Симет авыл җирлеге командасы уңышлы чыгыш ясап икенче урынны алды.
31 октябрь көнне Югары Симет авылында ир-егетләр арасында Татарстан Республикасы Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Талипов Марсель Хәким улы истәлегенә багышланган волейбол ярышы үткәрелде.
Җирлек өчен су цистернасы һәм мотопомпа сатып алынды һәм аларны урнаштыру өчен урта мәктәпнең буш торган котельный бинасы үзгәртелеп эшләнде.
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында җирлеккә кергән һәр оешма үзләрендә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне хөрмәтләде.