ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Чишмәләрне чистарту - яхшы һәм кирәкле традиция. Һәр ел саен Югары Симет урта мәктәбе укучылары белән өмәләр оештырыла. Быел да читтә калмадык! Үз тирәлегебезне чиста тоту беренче чиратта безнең бурычыбыз.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28 апрельдә Югары Симет һәм Түбән Симет авыллары  зиратында чираттагы өмә узды. Территория корган агачлардан, үләннәрдән чистартылды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

26 апрель – Бөек Тукаебыз тууына 138 ел. Шул уңайдан Югары Симет урта мәктәбендә бик матур шигырь бәйрәме булып узды. Бәйрәмдә шагыйрьнең шигырьләре, әкиятләре укылды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
апрель, 2024 ел
шимбә

Бөек Җиңүнең 79 еллыгы якынлашкан көннәрдә Югары Симет авыл җирлегендә гомер кичерүче тыл хезмәтчәннәрен, тол калган өлкәннәрне ЭПУ «Сабыгаз» җитәкчесе Мөхетдинов Ирек Исмагил улы һәм авыл җирлеге секретаре Шәйхлиева Лилия Рафаэль кызы котлап чыктылар. Җирлектә алар барлыгы  5 кеше. Аларга котлау сүзләре җиткерелде, Татарстан Республикасы Рәисе Миннеханов Р.Н һәм Саба районы башлыгы Миннеханов Р.Н. исеменнән котлау открыткалары, бүләкләр тапшырылды.  

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

20 апрель көнне Югары Симет авыл җирлегенә кергән бюджет учрежденияләрендә өмәләр үткәрелде. Барлык территория чүпләрдән, корган агачлардан чистартылды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20 апрель көнне Югары Симет урта мәктәбе укучылары булышлыгы белән Югары Симет авыл уртасыннан агучы инеш чүптән чистартылды. Барлык катнашучыларга зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
апрель, 2024 ел
дүшәмбе

 Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре мөнәҗәтләр кичәсен үткәрделәр. Кичәдә эчтәлекле мөнәҗәтләр тәкъдим ителде .

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7 апрельдә Түбән Симет авыл клубында язгы көн белән төн тигезлегенә багышланган бәйрәм уздырылды. 

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
апрель, 2024 ел
чәршәмбе

30 март көнне Саба үзәк мәчетендә “Земляки Сабинского района - Саба якташлары” региональ иҗтимагый оешмасы тарафыннан уздырылган “Иң күркәм вәгазь” бәйгесендә Югары Симет авылы балалары (дини белем бирүче укытучылары Гатауллина Зөһрә Рахматулла кызы) уңышлы чыгыш ясадылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Симет мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, “Нәүрүз” милли бәйрәме оештырылды.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International