ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2025 ел
сишәмбе

26 май көнне фән олимпиадаларында җиңгән һәм призлы урын алган укучыларны район башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы котлады. Шулай ук аларның укытучылары һәм ата-аналары тәбрикләнде. 

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
май, 2025 ел
дүшәмбе

24  май көнне  Югары Симет урта мәктәбендә   “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үтте. Чыгарылыш сыйныф укучыларын әлеге истәлекле көн белән Саба муниципаль район Башкарма комтетының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Галиуллин Алим Магсум улы, ҖЧ “Симет” җәмгыяте җитәкчесе Мухаметов Илфат Шәкүр улы , Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Ильгизәр Роберт улы Ахмадуллин котлады.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

 24 май көнне Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре татар теле һәм әдәбияты педагогы Талия Тәлгать кызы Муллаяновага багышланган “Кунелемде калсын яшьлек язлары! " дигән кичә үткәрделәр.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Югары Симет урта мәктәбе җиңел атлетика буенча Саба районы мәктәпләре арасында 2 нче урынны алды. Физкультура укытучысы Саубанов Айгиз Рафисович.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
май, 2025 ел
дүшәмбе

Югары Симет мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре ата - аналар һәм балалар белән «Минем гаиләм-минем шатлыгым» дигән чара үткәрделәр. 

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
май, 2025 ел
җомга

Югары Симет авылында Җиңү көненә багышланган митинг булып узды. Чарага тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чакырылган иде. Алар каршында Югары Симет урта мәктәбе укучылары чыгыш ясады. Ахырдан обелискка чәчәкләр салынды. Авылдан сугышка 145 кеше китә, шуның 94 сугыш кырларында һәлак була, 51 генә исән кайта. Митингтан соң өлкәннәр чәй өстәленә рәхим итте.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8 май көнне Түбән Симет авылында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган митинг булып узды. Обелискка чәчәкләр салынды. Авылдан сугышка 98 кеше китә, 63 сугыш кырларында һәлак була, 35 генә туган ягына әйләнеп кайта.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы бәйрәме уңаеннан Югары Симет авыл җирлегендә тыл ветераннарын котладылар. Саба районында халыкны эш белән тәэмин итү булеге җитәкчесе Хабибуллин И.Г., Югары Симет авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р. Саба муниципаль районы башлыгы Миннеханов Р.Н.  исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Югары Симет авыл җирлегендә 8 май көнне агач утырту акциясе булып узды. Чарада авыл җирлеге башлыгы Ахмадуллин И.Р., Халыкны эш белән тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Хабибуллин И.Г., мәктәп директоры Гарифуллин Р.Н., укучылар катнашты.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
май, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Югары Симет авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан "Георгий тасмасы" патриотик акциясе узды. Бу акциядә мәктәп укучылары һәм сугыш ветераннарының туганнары катнашты.

Тэги: Югары Симет авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International