Иске Икшермә авыл җирлеге башкарма комитеты эшчеләре өмәгә чыкты. Өмә вакытында Мишә елгасы яр буеннан чүпләр җыелды.
Иске Икшермә авыл җирлегендәге бюджет оешмалары эшчеләре өмәгә чыктылар.
Татар Икшермәсе авылы халкы күмәк рәвештә обелиск территориясен җыештыру өмәсен оештырдылар.
2021 елның 16 апрель көнне Байкиев К.С. исемендәге Икшермә кадет-интернат мәктәбененң спорт залында Икшермә мәктәбен 1979 елда тәмамлаган Миннебаев Рамил Рафыйкъ улы призына “КӨРӘШ” буенча ярыш узды. Әлеге ярышта Саба, Теләче, Мамадыш, Кукмара районнары көрәшчеләре катнашты.
Иске Икшермә авыл җирлеге территориясен төзекләндерү, чистарту эшләре бара.
Иске Икшермә авыл җирлеге территориясендә язгы ташуга әзерлек эшләре бара.
Иске Икшермә авыл җирлеге территориясендә аренда йортларын төзү дәвам итә. Бүгенге көндә йортның эчке эшләре эшләнә.
Иске Икшермә авыл җирлегендә “Нәүрүз” бәйрәмен каршыладылар. Бәйрәмдә авыл халкы бик күңелле вакыт үткәрде: коймак, карга боткасы белән сыйландылар, уеннарда катнаштылар, җырладылар һәм биеделәр.
15 март көнне тыл ветераны Фәйзуллина Тәгзимә Шәрәфи кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Чын күңелдән 90 яшьлек юбилеегыз белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм бәхет телибез!
2021 елның 14 мартында Иске Икшермә авылы халкы Масленица бәйрәмен үткәрде. Бәйрәмдә авыл халкы бик күңелле вакыт үткәрде: коймак, пирог белән сыйландылар, уеннарда катнаштылар, җырладылар һәм биеделәр. Ә бәйрәм ахырында Масленица карачкысы яндырдылар.