ЯҢАЛЫКЛАР


5
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

3 апрельдән 8 апрельгә кадәр Шәмәрдәннең «Рост» лицеенда «мәктәп туклануы атналыгы» игълан ителде. Атна кысаларында лицей китапханәсендә «Яшьләр ЗОЖ сайлый» китаплары күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә бөтен гаилә өчен сәламәт туклану турында мәгълүмат тәкъдим ителә.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

"Яшьлек" командасы 2023 елгы хезмәт коллективлары һәм ИП хатын-кызлар командалары арасында Саба районы чемпионатында беренче урынны яулады (район этабы). Команданы котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез!

 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
март, 2023 ел
сишәмбе

25 мартта Шәмәрдән авыл җирлегендә М.Г.Вәлиуллин һәм И.Ф.Ситдыйков истәлегенә багышланган чаңгы сезоны ябылу тантанасы узды. Һәр категориядә җиңүчеләр акчалата призлар һәм грамоталар белән бүләкләнде. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22 мартта Шәмәрдән авыл җирлегендә Нәүрүз бәйрәме билгеләнеп үтте. Бәйрәм барышында оешма, предприятие, учреждение хезмәткәрләреннән концерт номерлары, бәйрәм кунаклары өчен сыйлар, күңелле старт, тамашачылар белән уеннар күрсәтелде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
март, 2023 ел
сишәмбе

20 мартта Шәмәрдән авылы зонасы хезмәт коллективлары арасында волейбол буенча хатын-кызлар турниры тәмамланды. Турнирда барлыгы 8 команда катнашты. Турнирның җиңүчеләре һәм призерлары: 1 урынны Яшьлек командасы яллады, 2 урынны – Югары Утар балалар йорты  командасы, 3 урынны - Шемордан лицей командасы, 4 урынны ХПП командасы алды. Командаларны котлыйбыз һәм турнирның район этабында призлы урыннар алырга телибез.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
март, 2023 ел
пәнҗешәмбе

15 март көнне Мичәнбаш авыл клубында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы семинар-кинәшмәсе югары дәрәжәдә әзерлекле узды. Семинарда клуб берләшмәләренен эшчәнлеге яктыртылды: Р.Сәетгәрәевның “Тәүбә йорты” спектакеленнән өзек сәхнәләштерелде һәм балалар, яшьләр катнашында матур, узенчәлекле концерт программасы тәкъдим ителде. Уллары махсус хәрби операциядә катнашучы аналар хөрмәтләнде. Мичәнбаш авыл клубының эшчәнлегенә отчет-анализ ясалды. Мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Фидаил улы мәдәният булегенен алга куелган бурыч- максатлары белэн таныштырды, эшчәнлеккә курсәтмәләр бирде. Киңәшмә югары дәрәҗәдә узды. Клуб мөдире Гаврилова Альбина Борис кызына зур алга таба да иҗади уңышлар телибез!

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12 март көнне Мичанбаш авылы мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Әлеге чарага авыл клубы тарафыннан авылдашлары өчен котлау хатлары конкурсы игълан ителде. Концерт барышында җиңүчеләр билгеләп үтелде һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук "Зәңгәр шәл"спектакленнән өзек куелды. Яраткан әниләр , әбиләр һәм барлык хатын-кызлар өчен үзешчән сәнгать башкаруында музыкаль котлаулар яңгырады.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
март, 2023 ел
чәршәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә кар чыгару эшләре бара. Эшләрне подрядчы ҖЧҖ "Шәмәрдән торак-коммуналь хуҗалык муниципаль җитештерү предприятиесе” алып бара.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11 март көнне  Юдино бистәсендә "Russiaioppet" 56-Казан чаңгы марафоны узды. Шәмәрдән егете Вайисов Улугбек ирекле стильдә 5 км дистанциядә беренче урынны яулады.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
март, 2023 ел
сишәмбе

23 февраль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты Ватанны саклаучылар көне уңаеннан “Ватанга хезмәт итәм!” дип аталган чара уздырды. Автойөрешнең тантаналы старты мәдәният йорты территориясеннән башланды. Автойөрешнең төп максаты патриотик рухны күтәрү иде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International