ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2022 ел
җомга

Шәмәрдән авыл җирлегендә Молодежная урамы 17 һәм М. Горького урамы 2а, 4а йортлары ишегалларында "Безнең ишегалды" программасы буенча территорияне төзекләндерү эшләре башланды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

9
август, 2022 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегенең Дуслык урамында вак таш белән юл җәю эшләре тәмамланды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

5
август, 2022 ел
җомга

Шәмәрдән авыл җирлегендә Ф. Кәрим урамы 15,17,19 йортлары ишегалларында "Безнең ишегалды"программасы буенча территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

2
август, 2022 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә агымдагы елда үзара салым акчасына контейнер мәйданчыклары төзү буенча эшләр башкарылды. Барлыгы 108 контейнер мәйданчыгы (2, 3, 4 контейнер сыйдырышлы) төзелде. Бу мәйданчыкларга 357 данә капкачлы яңа евро контейнерлар урнаштырылачак. Бүгенге көндә барлыгы 149 контейнер кайтартылды һәм урнаштырылды. ООО «УК «ПЖКХ» региональ операторыннан тагын 208 контейнер кайтуы көтелә.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Шәмәрдән авылында үзара салым акчасына урам челтәрен ремонтлау эшләре тәмамланды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Шәмәрдән авыл җирлегендә Дружбы урамында вак таш җәю эшләре башланып китте.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

26
июль, 2022 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә Дубравная һәм Центральная урамнарында вак таш җәю эшләре тәмамланды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

19
июль, 2022 ел
сишәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегенең Кырбаш авылында Питрау бәйрәмен билгеләп үттеләр. Питрау-керәшеннәрнең халык бәйрәме. Бәйрәмне июль урталарында үткәрәләр. Изге апостоллар Петр һәм Павел көненә яки, аны әлек атаганча, 12 июльдә православие дине вәкилләре билгеләп үтә торган Питрау көненә (шуннан «Питрау» исеме дә) багышланган бәйрәм. Иртәдән күңел ача башлаган Каравон яки Сабантуйдан аермалы буларак, Питрауда төп тантаналар көннең икенче яртысында башлана, ә төн уртасында тәмамлана. Шуңа күрә Питрауны шулай ук «төнге Сабантуй» дип тә атыйлар.

 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
июль, 2022 ел
җомга

Шәмәрдән авылында үзара салым акчасына урам челтәрен ремонтлау эшләре алып барыла.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге.
saby.tatarstan.ru

12
июль, 2022 ел
сишәмбе

Тантаналы чараны авыл җирлеге башлыгы А. Н.Гәрәев ачып җибәрде. «Яшьлек» яшьләр үзәге командасы спорт уеннары үткәрде. Программада эстафеталар һәм күңелле стартлар булды. Уеннар Шәмәрдән мәдәният йорты коллективы тарафыннан музыкаль озату һәм концерт номерлары белән үткәрелде. Җиңүчеләрне дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләделәр.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International