18 сентябрь көнне Шәмәрдән авылында "Татарстан кроссы-2021"массакүләм ярышлары узды. Әлеге чарада мәктәпкәчә яшьтән башлап, 70+категорияле 250 дән артык кеше катнашты. Кроссны ачу тантанасын Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев А. Н., "Яшьлек" яшьләр үзәге директоры Маканов Д. К. үткәрде. Барлык категориядә катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
2021 нче елның 11 нче сентябрендә Шәмәрдән лицеенда балалар һәм өлкәннәр арасында шахмат буенча Шәмәрдән авылы беренчелеге булып узды. Ярышлар дустанә атмосферада үтте. Барлык җиңүчеләр дә грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнде.
3 сентябрьдә терроризмга каршы көрәш көне билгеләп үтелә . Бу көн 2004 елның 1 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгаларга багышлана. Шәмәрдән лицееның «Юнармия» хәрәкәте активистлары «Яшьлек» яшьләр үзәге белән берлектә терроризм корбаннарын искә алдылар.
29 август көнне Шәмәрдән авылының Җиңү паркында Татарстан Республикасы көненә багышланган " Шәмәрдәнем-тормыш бишегем! дип исемләнгән чара узды. Бәйрәм концертын мәдәният йорты белгечләре "Туган як"җырын башкарулары белән башлап җибәрделәр. Рәсми өлештә котлау сүзләре белән Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А. Н.Гәрәев чыгыш ясады. Шулай ук концерт барышында авыл халкы үз ишегалды клумбасының иң матур бизәлеше өчен акчалата бүләкләр белән бүләкләнде. Кичә авыл мәдәният йорты каршындагы үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, Олыяз авыл мәдәният йорты мөдире Р.К. Закирова, Казаннан чакырылган артистлар Рөстәм Насыйбуллин һәм Рамил Шәрәфиев катнашында концерт номерлары белән дәвам итте. Шулай ук Сосновка шәһәреннән "Бригантина" вокаль - инструменталь төркеме чакырылды.
23 август көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре мәдәният йорты үзешчәннәре белән берлектә Ф.Кәрим урамындагы 31 – нче номерлы күп фатирлы йорт ишегалдында «Күршеләр-иң якын кешеләр…» дип исемләнгән урам концерты оештырдылар . Концертның беренче минутларыннан ук матур һәм сокландыргыч атмосфера барлыкка килде. Концерт программасы җырлар, дәртле биюләр, күңелле шигырьләр, уеннар белән үрелеп барды.
13 август көнне Шәмәрдән лицеенда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит"хәйрия чарасы узды. Чарада Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы, Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Гәрәев Айдар Наил улы, җирле оешма вәкилләре, шәхси эшмәкәрләр катнашты. Хөрмәтле җитәкчеләребезгә шундый игътибар һәм ярдәм күрсәткәннәре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Чара бик эчтәлекле, җырлар белән тулы иде.
Кырбаш авылында балалар мәйданчыгы өчен үзара салым акчасына 252 530, 08 сумлык тышкы яктырту эшләре башкарылды.
6 август көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты территориясендә балалар һәм студентлар катнашында Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган "Яшь йолдызлар" дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Концертта сольле чыгышлар, төрле биюләр, музыка уен коралларында уеннар тәкъдим ителде. Чакырылган балалар һәм студентларның чыгышлары Татарстанның күптөрлелеген һәм бай мәдәниятен күрсәтеп, кызыклы программа булды. Концерт бик бай булды, бер сулышта узды.
Шәмәрдән җирлегендә үзара салым акчасына 6432326.00 сумлык контейнер мәйданчыклары урнаштыру эшләре бара.
Шәмәрдән авыл җирлегендә "Безнең ишегалды"программасы буенча территорияне төзекләндерү эшләре дәвам итә. М. Горький урамы буенча 10, 10А йортлары һәм Совет урамы буенча 4 йорт буйлап тротуар җәю эшләре бара.