ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2023 ел
җомга

9 августта Шәмәрдән авыл җирлеге территориясендә күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп бирелде. Программада авыл җирлегендә яшәүче җиде гаилә катнашты. Әлеге программа эшли башлаганнан бирле Шәмәрдән авыл җирлегендә барлыгы 234 гаилә җир  алган. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
август, 2023 ел
сишәмбе

4 августта Шәмәрдән авыл җирлегендә «Яшьлек»  хезмәткәрләре физкультурачы һәм тимер юлчы көненә багышланган чаралар  үткәрделәр. Волейбол, кросс,  , армрестлинг, эстафета, аркан тарту кебек спорт чаралары уздырыла. Һәр юнәлештә җиңүчеләр ачыкланды һәм бүләкләнде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Шәмәрдән авыл җирлегендә яшәүче Сергей Степанов, Тимер юлчылар көненә Җиңү паркында монумент урнаштыра. Сергей тимер юл монтеры булып эшли. 40 ел эшләү дәверендә ул тимер юлчыларның эшен гадиләштерүче 200 дән артык төрле уйлап табулар булдырган.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
август, 2023 ел
җомга

3 августта Казанда пляж волейболы буенча республика финал уеннары узды. Кызлар командасы Баширова/Шәйхетдинова 2 урынны алды, егетләр Абдуллин/Гәрәев - 1 урын. Командаларның тренеры-Хөснетдинов Илназ Хәниф улы. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез!

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

28
июль, 2023 ел
җомга

27 июльдә Шәмәрдән авылында "Донбасс фәрештәләре" акциясе узды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Шәмәрдән авылында Озерная урамын асфальтлау буенча эшләр алып барыла

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге окс
saby.tatarstan.ru

26
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Шәмәрдән авыл җирлегендә биологик чистарту корылмалары төзү һәм канализация коеларын герметик коеларга алыштыру эшләре дәвам итә. 

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

21
июль, 2023 ел
җомга

20 июль көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече «Поколение вместе» дип исемләнгән кич утыру үткәрде.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

"Безнең ишегалды" Республика программасы буенча Төзүчеләр урамын төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Шәмәрдән авылында Төзүчеләр урамы, 8 нче йорт адресы буенча кар тоткычлар урнаштырылды.

Тэги: Шәмәрдән авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International