Татарстан Республикасы флагы көненә багышлап Олы Кибәче урта мәктәбендә чаралар узды.
Төбәк авыл клубында Аналар көненә багышлап, чәй табыны белән бәйрәм чарасы оештырылды.
Кече Кибәче авыл клубында Аналар көненә багышлап, чәй табыны белән чара оештырылды.
Беренчеләр хәрәкәтенең "Беренче ярдәм" Бөтенроссия проекты кысаларында төрле ситуацияләрдә ярдәм күрсәтү нигезләре буенча мастер-класс узды. Практик дәресне Олы Кибәче ФАП фельдшеры Давлиева Р.М. үткәрде. Ул «беренчеләр хәрәкәте» ндә катнашучыларга табибка кадәр ярдәм күрсәтү буенча төгәл һәм дөрес эш итәргә кирәклеген күрсәтте. Мастер-класс бик кызыклы, файдалы һәм танып белүчән булды. Балалар беренче ярдәм күрсәтү буенча яңа күнекмәләр алдылар.
Олы Кибәче урта мәктәбенең Беренчеләр хәрәкәте катнашучылары Олы Кибәче авыл җирлеге идарәсендә экскурсиядә булдылар. Һөнәрләр белән танышу көне уңаеннан, алар Олы Кибәче авыл башкарма комитеты секретаре һәм баш бухгалтеры эшчәнлеге белән таныштылар.
Төбәк авылы хатын-кызлары махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә ярдәм итү эшен яңартып җибәрделәр. Алар кышкы чор өчен маскировка ятьмәләре үрү белән шөгыльләнәләр.
Кече Кибәче авылы мәчетендә ремонт ясалды. Анда хатын-кызлар һәм ирләр тәхәрәтханәләрендә җылытылган идән җәелде, кухняга мәҗлесләр уздыру өчен күчеп йөрми торган өстәлләр куелды. Ремонт эшләре иганәче Хәсәнов Наил Мөбәрәк улы тарафыннан башкарылды.
Олы Кибәче урта мәктәбенең 6 - 11 сыйныф укучылары Миңгәр авылында экскурсиядә булдылар. "Затлы -зодчий" музей остаханәсендә булдылар. Мингер - SPA территориясенең матур урыннары белән таныштылар. Экскурсия кызыклы һәм файдалы булды.
Олы Кибәче урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атнасының дүртенче көне әдәби укуга багышланды. Ул "Укы, уйла, сөйлә!" девизы астында узды. "Әкияттә кунакта " әдәби уены кызыклы биремнәргә бай булды . Дәрес башында балалар, презентацияне карап, яраткан әкиятләрен искә төшерделәр. «Угадай героя из сказки» уенын уйнадык. Балалар викторина сорауларына җавап биреп, үзләренең белемнәрен күрсәтергә тырыштылар, әкият геройларын таныдылар, сюжетлар искә төшерделәр һәм әкият өзекләрен сәхнәләштерделәр.
Шигырьләр уку конкурсы үткәрелде . Барлык шигырьләре дә зур ярату, тырышлык белән сайланды. Балалар үзләренең чыгышларын бик озак әзерләделәр, бик дулкынландылар.
Конкурста 1 нче урынны Шакиров Әмир ( 1 нче класс), 2 нче урынны Шәвәлиев Риназ (2 нче класс), 3 нче урынны Ягудина Ясминә ( 3 нче класс), 4 нче урынны Маланин Тимур ( 4 нче класс) алды.
Әдәби уку көне 1-4 сыйныфлар арасында «Әкиятләр буенча викторина» викторинасы белән тәмамланды. Чарада катнашучыларның барысы да канәгать калды.
«Беренче ярдәм» Бөтенроссия проекты кысаларында ОБЗР укытучы-оештыручысы Мөбәрәкҗанов Р.Р. һәм 11 класс укучысы Башаров Альмир беренче ярдәм күрсәтү төшенчәләре һәм нигезләре белән таныштырдылар. Дәрес барышында балалар беренче ярдәмне ничек дөрес күрсәтергә, йөрәк-үпкә реанимациясенә ничек дөрес керешергә һәм зыян күрүчене аңындамы, юкмы икәнен ничек дөрес билгеләргә икәнен белделәр, һәм гади гамәлләрнең кешенең сәламәтлеген, ә кайчакта гомерен дә саклап кала алуы турында кызыклы мәгълүматлар алдылар.