Олы Кибәче авыл җирлегендә шәхси авыл хуҗалыгы техникларына техник карау уздырылды.
Олы Кибәче авыл җирлеге Сабантуй мәйданында авыл үзешчәннәре катнашында "Моңнар кайтсын авылга" дигән урам концерты булды.
Олы Кибәче урта мәктәбе территориясен күптөрле матур чәчәкләр бизи.
Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары мәктәп яны бакчасында җәйге практика эшлиләр: уңыш җыялар, чүп утыйлар.
2023 елның июль аенда Олы Кибәче авыл җирлегендә ике яшь гаилә барлыкка килде. Илназ-Гүзәл һәм Илсаф-Алисә өйләнештеләр. Яшь парларга озын, бәхетле гаилә тормышы телибез!
"Восточный" ҖЧҖ нә юл салу бара. Эшне ПМК Мелиорация оешмасы башкара.
Олы Кибәче авыл җирлегендә шәхси хуҗалыклар үз территорияләре тирәләрендә чүп үләннәрен чаптылар.
Олы Кибәче авыл клубы каршында, клуб мөдире Хөснетдинов Алмаз җитәкчелендә эшләп килүче "Сәрвиназ" фольклор ансамбле Мамадыш районы Югары Кыерлы авылы Сабантуенда чыгыш ясап кайтты.