Кече Кибәче авылының су башнясында авария булды. "Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе" эшчеләре вакытында килеп, аварияне төзәтеп киттеләр.
Олы Кибәче авыл җирлегендә җирле әһәмияттәге автомобиль юллары төзекләндерелде. Эшләр гражданнарның 2023 елга каралган үзара салым акчасы хисабына Олы Кибәче авылының Октябрьская урамында башкарылды. Юлларны ҖЧ "Рамазан" оешмасы төзекләндерде.
Сатыш авылында "Тату сыйныф серләре" республикакүләм конкурсының зона этабы булып узды. Олы Кибәче урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре әлеге конкурста катнашып, "Иң тату сыйныф" номинациясендә җиңү яуладылар. Алар тату сыйныф серләрен тулысы белән ачып бирүгә ирештеләр.
Олы Кибәче авыл клубында "Әни җирдә иң кадерле кеше" дигән исем астында безнең һәм күрше авылларның үзешчән сәнгать артистлары катнашында концерт булды. Ул җир йөзендәге иң бөек затлар - Әниләр көненә багышланган иде.
Олы Кибәче урта мәктәбендә, Әниләр көненә багышлап, спорт уены оештырылды. Әниләр ике командага бүленеп, төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Уеннар концерт номерлары белән аралашып барды.
Бураннардан авыл юллары кар көртләре белән капланды. "Саба" ҖЧҖ Кибәче бригадасы тракторчысы Гайнетдинов Илнар Т-150 тракторы белән урамнарны кардан чистартты.
Олы Кибәче авылында Шакировлар гаиләсендә дүртенче бала туды. Малайга Инсаф дип исем куштылар. Сабыйга бәхетле озын гомер, сәламәтлек телибез. Шакировлар гаиләсен шушы күңелле вакыйга белән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне җиткерәбез!
"Кибәче" командасы ир-егетләр командалары арасында мини-футбол буенча район чемпионатында катнашты. "Сабантуй" командасына каршы уйнап 5:1 исәбе белән җиңү яуладылар. Егетләрне беренче җиңүләре белән котлыйбыз һәм алдагы уеннарда уңышлар телибез!
Олы Кибәче авыл клубында Айдар Фәтхетдинов һәм аның иҗатташ дуслары "Туганлык сере" дип аталган концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
Олы Кибәче авылына Тимершык урта мәктәбеннән бер төркем ветеран укытучылар кунакка килде. Алар Олы Кибәчедә яшәүче ветеран укытучылар Рузалия Зыятдин кызы һәм Рафил Әхмәт улы Сафиннар белән очрашты. Авылыбыз мәчетендә һәм чишмәдә экскурсиядә булдылар.