Бүген Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә Белем бәйрәме билгеләп үтелде. Быелгы уку елында мәктәптә 81 укучы белем алачак. Беренче сыйныфка укырга 9 бала керде. Барлык укучыларга һәм укытучыларга да уңышлар телибез!
Республика көненә багышлап Олы Кибәче авыл җирлегендә балалар арасында велосипед ярышы оештырылды. Ярышта Мөхәммәтшин Сәид җиңүче булды. Катнашучыларга бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.
Татарстан Республикасы Диния Нәзәрәте Аксакаллар Шурасы Олы Кибәче авыл җирлегенә килеп китте. Аларны җирлекнең мәдәният хезмәткәрләре һәм "Сәрбиназ" фольклор ансамбле ипи-тоз һәм милли җырлар белән каршы алды. Кунаклар Зөлхиҗә чишмәсендә экскурсиядә булып, авыл тарихы белән таныштылар. Олы Кибәче авылындагы "Фәнил" мәчетенә кереп намаз укыдылар.
Олы Кибәче авыл җирлегендә гражданнар җыены уздырылды. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов катнашты. Көн тәртибендә алда булачак сайлаулар һәм агымдагы елның нәтиҗәләре каралды.
"Саба" ҖЧҖ нең Кибәче бригадасында урып-җыю эшләре дәвам итә. Быелгы катлаулы һава торышына карамастан, механизаторлар тырышып эшлиләр. Арпа уңышы 39ц/га, арышныкы 24 ц/га тәшкил итә.
Олы Кибәче авылында күпфатирлы йорт янында "Безнең ишегалды" программасы буенча эш дәвам итә. Йортка керү юлына тротуар җәелде һәм балалар мәйданчыгы өчен җиһазлар урнаштырыла башлады.
Россия флагы көне-россиялеләрнең барлык буыннары бәйрәме,бөек ил тарихына хөрмәт күрсәтү. Өч төсле байрак Россия дәүләте барлыкка килү белән тыгыз бәйләнгән, ул хәрби җиңүләр һәм казанышлар символына әверелде. Ел саен 22 августта барлык россиялеләр Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен бәйрәм итәләр. Бу бәйрәм бездә бөек илебез, ватандашларыбыз өчен горурлык хисе уята. Балаларны Россия Федерациясе символлары, аларның билгеләнеше һәм ил гражданины тормышындагы роле белән таныштыру өчен Олы Кибәче авыл китапханәсендә «Безнең триколор»чарасы узды. Балалар Россия Дәүләтенең флагы тарихы белән таныштылар, шулай ук 17 — 19 гасырларда флагның кызыл төсе батырлыкны, иманны саклауны, каһарманлыкны, киң күңеллелекне, фидакарьлекне, утны, үлем сугышын, зәңгәр төсе — күк йөзен, тугрылыкны, рухилыкны, ак төсе — тынычлыкны, чисталыкны символлаштырганлыгын белделәр. Чараның икенче өлешендә балалар РФ триколорын альбом битләренә төсле йоннан ясадылар.
Олы Кибәче авылының "Фәнил" мәчете декоратив утлар белән бизәлде. Моңа Гәрәев Зөфәр Фәнил улы спонсорлык итте. Мәчет хәзер ерактан авылга ямь биреп тора.
Олы Кибәче авыл җирлегендә физкультурачылар көненә багышлап футбол ярышы оештырылды. Ярышта 3 команда катнашты. Командалар авыл җирлеге башлыгының дипломнары һәм баллы күчтәнәчләр белән бүләкләнделәр.
"Саба" ҖЧҖ Кибәче бригадасы сенаж әзерләү белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә берьеллык үләннән 7000 тонна, күпьеллык үләннән 3100 тонна сенаж әзерләнгән. Бу сусыл азык белән 4 траншея тутырылган.