ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2023 ел
җомга

Олы Кибәче авыл җирлеге басуларында язгы кыр эшләре бара. ҖЧ "Саба" җәмгыятенең Кибәче бригадасы механизаторлары басуларны язгы чәчүгә әзерли.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

12
апрель, 2023 ел
чәршәмбе

Олы Кибәче авыл җирлегеннең барлык мәчетләрендә, шушы изге Рамазан аенда, ифтар мәҗлесләре һәм тәрәвих намазлары дәвам итә. Аллаһ тәгалә кылган изге гамәлләребезне кабул итсен!

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм кысаларында, Олы Кибәче авыл җирлегендә бәрәңге җыю оештырылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Кибәче урта мәктәбендә махсус хәрби операциядән ялга кайткан авылдашыбыз Р. белән очрашу кичәсе булды. Ул үзенең сугышчан - хәрби хезмәтендәге вакыйгаларны сөйләде, укучыларның кызыксындырган сорауларына  жавап бирде. 
 Егетләребезнең исэн - сау, жинеп әйләнеп кайтуларын телибез!

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

10
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

8 апрель көнне барлык бюджет оешмалары эшчеләре һәм укучылар өмәгә чыктылар. Шулай ук үз территорияләрен дә җыештырдылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
апрель, 2023 ел
сишәмбе

Олы Кибәче авыл җирлегендә бюджет оешмалары эшчеләре һәм укучылар биләмәләрне кипкән үләннәр, яфраклар, ботаклардан һәм чүп-чардан чистарта башладылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

"Саба" ҖЧҖ нең Кибәче бригадасы механизаторлары люцерна басуын ашлама белән тукландыруга керештеләр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Кибәче авылында ИП Шәфыйков И.Р. "Туган авыл" кибетен төзекләндереп зуррак бинага күчерде. Хәзер ул авыл халкына күбрәк төрдәге тоаврлар белән хезмәт күрсәтә. Шул уңайдан шәхси эшмәкәр авыл халкын мич коймагы һәм кайнар чәй белән дә сыйлады.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

3
апрель, 2023 ел
дүшәмбе

Олы Кибәче урта мәктәбендә "Педагог һәм остаз елы" уңаеннан студентлар-булачак укытучылар белән очрашу кичәсе булды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

27
март, 2023 ел
дүшәмбе

Кече Кибәче авыл клубында "Алтын таяк" дип исемләнгән бильярд ярышы булды. Ярышта Кече Кибәче, Төбәк, Иске Икшермә, Югары Шытсу һәм Сатыш авылларыннан 5 команда катнашты. Югары Шытсу һәм Сатыш авылы командалары җиңүче булды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International