Кече Кибәче клубында эчке һәм тышкы якта кечкенә ремонт эшләре башкарылды.
Олы Кибәче урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары "Нарат" боз сараена тимераякта ирекле шууга бардылар.
Кече Кибәче авыл клубының түбәсен ремонтлау башланды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә мобилизованныйлар өчен 10 мич әзерләнде һәм Украинага озатылды.
Шушы көннәрдә Олы Кибәче авылында яшәүче Сабирова Гөлзифа Гаделша кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район җитәкчеләре исеменнән җирлек башлыгы А.К.Сафин һәм ҖЧ "Саба" җәмгыятенең Сатыш филиалы җитәкчесе Р.Р. Шәймәрдәнов котлады һәм бүләкләр тапшырды.
29 декабрь көнне Олы Кибәче урта мәктәбендә югары сыйныф укучылары өчен Чыршы бәйрәме булды. Укучылар тамашачыларны төрле кызыклы номерлар белән күңел ачтырдылар. Бөтенроссия һәм республикакүләм олимпиадаларының район турында җиңүчеләрне, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларын котладылар, грамоталар һәм рәхмәт хатлары тапшырылды, акчалата премияләр бирелде. Ә акчалата премияләр спонсоры безнең авылдашыбыз Шәфиков Рифкат Зиятдин улы булды.
Олы Кибәче балалар бакчасында Яңа ел бәйрәме булды. Балаларны бәйрәм белән котларга клоуннар һәм төрле җәнлекләр килгән иде, ә Кыш бабай белән Кар кызы тәмле күчтәнәчләр өләште.
Авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К. депутат Вольфсон И.С. исеменнән Кече Кибәче авылында яшәүче күпбалалы Шәвәлиевлар гаиләсенә Яңа ел күчтәнәчләре белән пакет тапшырды.
Төбәк авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Әлмиев Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улына авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К. "Бердәм Россия" партиясеннән Яңа ел бүләге тапшырды.