Олы Кибәче балалар бакчасы Яңа елга бакчаның территориясен һәм тәрәзәләрен бизәде.
Төбәк товарлыклы-сөтчелек комплексында кышкы чорда малларны витаминлы азыклар белән тукландыралар.
Узган җомгада Олы Кибәче авылында шәхси эшмәкәр Хәбибуллина С.Н. "Салкын чишмә" исемле яңа кибет ачты. Кибет үзенең киң ассортиментлы товарлары белән тирә-күрше авыллларды яшәүчеләрне дә куандыра.
Олы Кибәче авыл җирлегендә барлык оешмаларда да Яңа елга әзерлек бара.
Олы Кибәче авыл җирлегендә биләмәне тәртипкә китерү эше бара, америка өрәңгеләре киселә.
27 ноябрь көнне Кече Кибәче авылында чишмә ачу тантанасы булды. Чишмә шушы авылда туып-үскән Гарипов Марат Гарафетдинович җитәкчелегендә, авыл халкы көче белән торгызылды. Чишмә ачу тантанасында Саба районы башлыгы Р.Н. Миңнеханов катнашты. Чишмәгә Марат Гарафетдин улының әтисе хөрмәтенә "Гәрәфетдин" исеме бирелде.
26 ноябрь көнне район мәдәният йортында Аналар көненә карата чарада Олы Кибәче авыл җирлегеннән дә кайнар нокталарда хезмәт иткән һәм хезмәт итүче егетләрнең аналары һәм хатыннары катнашты.
Кече Кибәче авыл клубында Әниләр көненә багышланган чара оештырылды. Чарада катнашучы әниләрне авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин тәбрикләде.
16 ноябрь көнне Олы Кибәче командасы мини-футбол буенча район чемпионатында катнашты. Команда Юлбат авыл җирлегенә каршы уйнады һәм 2-1 исәбенә оттырды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә америка өрәңгеләре киселде.