Олы Кибәче авыл җирлегендә күпфатирлы иске йорт сүтелде.
23 июнь көнне иртәнге сәг. 4 тә Олы Кибәче авыл җирлегендә балалар һәм өлкәннәр һәйкәл-обелисклар янына җыелды. Авыл җирлеге башлыгы, клуб мөдирләре, мәктәп директоры митингта катнашучылар алдында әлеге датаның мөһимлеге турында сөйләделәр, бабаларыбызның батырлыгын онытмаска өндәделәр. Соңыннан һәйкәлләргә чәчәкләр салынды.
Олы Кибәче авыл җирлегндә Хәтер көне булып узды. Балалар һәм бюджет оешмалары җитәкчеләре һәйкәл-обелискларга чәчәкләр салды, шәм яндырып бер минутлык тынлык белән Ватан өчен башын салганнарны искә алды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә коронавирустан вакцина ясату буенча җирлектәге оешма җитәкчеләре, муллалар, депутатлар белән киңәшмә булды.
Бу якшәмбедә Олы Кибәче авыл җирлегендә балалар Сабантуе оештырылды. Мәйданчыкта балалар бик тырышып барлык төр уеннарда да көч сынаштылар: капчык киеп йөгерделәр, капчык белән сугыштылар, чүлмәк ваттылар, аркан тарттылар. Уеннарда катнашучыларга һәрберсенә бүләкләр бирелде.
13 июнь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә милли бәйрәм Сабантуй булды. Бәйрәмдә төрле милли һәм спорт уеннары уйналды. ТР атказанган артисты Вадим Захаров яңгыр явып торуга карамастан халыкны үзенең моңлы һәм дәртле җырлары белән сөендерде. Сабантуйда абсолют батыр булып Төбәк авылы егете Айрат Исмагилов калды.
5 июньдә Олы Кибәче авыл клубында Люция Шәрәфиеваның "Хәтер китабын" тәкъдир итү кичәсе булды.
5 һәм 6 июнь көннәрендә Олы Кибәче авыл җирлеге авылларында яшҗләр һәм бюджет оешмалары эшчеләре Сабантуйга бирнә җыйдылар.
1 июнь көнне Төбәк авылында "Саба" ҖЧҖ базасында "Кыр көне-2021" семинар-киңәшмәсе узды. Семинарда катнашучылар күләмле имин азык әзерләү, терлекләрне рентабельле ашату ысуллары һәм сөт эшкәртү проблемалары белән таныштылар.
25 май көнне Олы Кибәче урта мәктәбе остаханәсен капиталь төзекләндерүдән соң район комиссиясе кабул итте.