Бу көннәрдә актив рәвештә коронавирска каршы вакцинация бара. Олы Кибәче авыл башкарма комитеты хезмәткәрләре барысы да вакцина ясатты.
Олы Кибәче авыл җирлегендә "Россия сулыклары" акциясе булып узды. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләр авыл эчендәге инеш буен җыештырдылар.
Олы Кибәче авыл җирлегендә җирлек милкендә булган иске йортлар сүтелә. Бу эштә "Яшен" оешмасы техника белән ярдәм итә.
11 майда Кече Кибәче авылында гомер итүче Союнова Зәйтүнә Сөгыйт кызына 95 яшь тулды. Юбилярны җитәкчеләр исеменнән авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К. котлады һәм бүләкләр тапшырды.
8 майда Кече Кибәче авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә һәйкәл-обелиск ачылды. Тантанада район Башкарма комитеты җитәкчече урынбасары, аппарат җитәкчесе М.Р. Кәримов катнашты.
Саба районы яшьләр парламенты рәисе Халиев А.Р. Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К. белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Әлмиев Х.Г ны якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котладылар.
30 апрель көнне Олы Кибәче клубында Фәһим Бикмиев белән очрашу кичәсе булды. Бу кичә аның "Яшик әле" дип исемләнгән тәүге шигырьләр китабы басылып чыгуга багышланды. Очрашуга Ф.Бикмиевның туганнары, дуслары, сабакташлары, сугышчан дуслары, укучылары, элеккеге хезмәттәшләре килгән иде.
Олы Кибәче авыл җирлегендә "Хәтер бакчасы" акциясе булды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә "Георгий тасмасы" акциясе бара. Олы Кибәче урта мәктәбенең яшь армиячеләре Бөек Ватан сугышы ветераннарының каберләренә Георгий тасмалары бәйләде.
Олы Кибәче авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераны 101 яшҗлек Әлмиев Х.Г. һәм ветеранның тол хатыны Шакирова Х.Х. киләсе Җиңү бәйрәме белән тәбрикләнделәр. Аларга РТ Президенты исеменнән бүләкләрне һәм бәөрәм открыткаларын Саба муниципаль район Советы Аппарат җитәкчече Кәримов М.Р., авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К. һәм башка җитәкчеләр тапшырды.