Төбәк авылында 80/20 "Авыл җирлекләрен комплекслы үстерү" программасы буенча йорт төзелеше дәвам итә. Төзелешне "Гафэль" җәмгыяте алып бара.
12 декабрь көнне Төбәк авыл клубында Явлаштау авыл җирлеге үзешчәннәренең "Буыннар чылбыры" концерты булды. Концерт программасы бик эчтәлекле һәм бай иде, тамашачылар һәрбер чыгышны көчле алкышларга күмде.
Инвалидлар декадасы кысаларында авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин һәм Төбәк авыл клубы мөдире Хадиуллина Г.Р. коляскалы инвалид Шәнгәрәев Илшат янында булдылар. Илшат юл-транспорт фаҗигасыннан соң шундый хәлдә кала, ләкин авырлыкларга бирешми, инвалидлар арасында уздырылучы өстәл теннисы ярышларында актив катнаша.
Саба районы буенча мини-футбол ярышларының чемпионаты дәвам итә. 30 ноябрь көнне Кибәче-Сабантуй командалары очрашты һәм уен 8:1 исәбе белән төгәлләнде.
Төбәк авылында 80/20 программасы буенча йорт төзелә башлады. Төзелешне "Гафэль" ҖЧҖ башкара.
Мини-футбол буенча Саба районы чемпионаты башланып китте. 16 ноябрь көнне Кибәче-Юлбат командалары очрашты. Уен Кибәче командасының 5:3 исәбенә җиңүе белән тәмамаланды. Егетләребезне беренче җиңүләре белән котлыйбыз һәм алдагы уеннарда да уңышлар телибез!
Төбәк авылында 400 башка исәпләнгән яңа сыер абзары төзелеше дәвам итә.
Олы Кибәче авыл җирлегендә үзара салым акчасына планлаштырган эшләр төгәлләнде. Җирлекнең барлык авылларында да Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл-обелисклар төзелде һәм яңартылды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә иске, җимерек йортларны сүтү эше бара. Бу көннәрдә барлыгы 3 йорт сүтелде.
10 октябрь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә "Кросс 2020" Бөтенроссия акциясе узды. Әлеге йөгерү ярышларында барлык балалар бакчаларына йөрүче балалар, укучылар, бюджет оешмалары эшчеләре һәм җитәкчеләре катнашты. Җиңүчеләр авыл җирлеге башлыгының мактау грамоталары белән бүләкләнде.