Олы Кибәче авыл җирлегендә биләмәне тәртипкә китерү эшләре бара, торак пункт тирәләрендәге корган агачлар кисеп яндырыла.
Олы Кибәче авыл җирлегендә үзара салым акчасы хисабына төзекләндерү эшләре дәвам итә. Олы Кибәче авылында яңа зират биләмәсен коймалап алу, шулай ук урам юлларын ремонтлау эшләре бара.
Бүген Олы Кибәче авыл җирлегендә Өлкәннәр көне билгеләп үтелде. Барлык бюджет учреждениеләрендә бәйрәм чаралары һәм мул табын артында чәй эчүләр оештырылды.
21 сентябрь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә "Милләтләр кроссы-2019", "Татарстан кроссы-2019" ярышы булып узды. Йөгерештә мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары, бюджет учреждениеләре җитәкчеләре һәм эшчеләре катнашты. Җиңүчеләр мактау грамоталары белән бүләкләнде.
01.09- 30.09.2019 аралыгында "Экстремизмга -юк!" айлыгы бара. Шул уңайдан,бирелгән темага карата балалар белән төрле әңгәмәләр, плакатлар ясау конкурслары уздырыла.
14 сентябрь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә Урман көне акциясе булып узды. Барлык бюджет учреждениеләре хезмәткәрләре, укучылар, балалар бакчасына йөрүчеләр акциядә актив катнаштылар. Җирлек территориясенә төрле төрдәге 76 төп агач утыртылды.
8 сентябрь көнне Олы Кибәче авыл җирлегенең 2 сайлау участогында ТР Дәүләт Советына депутатлар сайлау булып узды. Сайлауда халык актив катнашты. Төрле партияләрдән күзәтүчеләр сайлау барышының дөреслеген күзәтеп утырды.
1 сентябрь көнне Олы Кибәче урта мәктәбендә Белем бәйрәме булды. Бу уку елында 1 сыйныфка 10 бала укырга керде, мәктәптә барлыгы 103 бала укыячак.
Узган атнада Олы Кибәче авыл җирлегендә ике яшь гаилә барлыкка килде: Кече Кибәчедә Инсаф һәм Динә Солтановлар гаиләсе, Олы Кибәчедә Илнар һәм Айсинә Сабировлар гаиләсе. Яшь парларга бәхетле, озын, тигез тормыш телибез!
Олы Кибәче авыл җирлегенең иген кырларында, катлаулы һава торышына карамастан, урып-җыю эшләре бара. Бөртеклеләрдән 1 гектарга арыш- 21,8 ц, арпа- 36,1 ц, бодай -23,1 ц уңыш җыйнала. Игенчеләребезгә авыр хезмәтләрендә уңышлар телибез!