25 май көнне Олы Кибәче урта мәктәбендә 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 5 укучы өчен Соңгы кыңгырау яңгырады. Балаларны бәйрәм белән районнан "Татэнергосбыт" оешмасы җитәкчесе Р.Х. Галимҗанов, район балалр иҗат үзәгенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Гайнетдинова Ф.Ф., авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин һ.б. котлады. Бәйрәмдә катнашкан һәркем аларга уңышлар һәм бәхетеле киләчәк теләде.
24 май көнне Олы Кибәче авылы мәчетендә ПАО "Ак барс банк" генераль директоры Гәрәев Зөфәр Фәнил улы ифтар ашы уздырды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә җәйге чорга көтү чыгару, җирлекнең чисталыгы һ.б мәсәләләр буенча гражданнар белән җыелыш уздырылды. Шулай ук малларга ветеринария хезмәте күрсәтелде.
8 майда Олы Кибәче авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 74 еллыгына багышланган митинг булып узды. Ветераннарны бәйрәм белән районнан Габтерахманов Д.Р. котлады. Сугышта һәлак булган һәм исән сау кайтып вафат булган ветераннар хөрмәтенә веноклар куелды.
Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары "Җырлы-моңлы балачак" исемле программа белән әти-әниләр һәм авылдашлары каршында чыгыш ясадылар.
Олы Кибәче авыл җирлегендәге барлык бюджет оешмалары эшчеләре, укучылар, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр "Урман утырту көне" акциясендә катнашып агачлар утырттылар.
Олы Кибәченең "Күбәләк" балалар бакчасы "Балачагым" дип исемләнгән иҗат-отчет концерты белән чыгыш ясады. Концертта бакчаның кечкенәләр һәм зурлар төркеменә йөрүче балалар, шулай ук Төбәк филиалы балалары катнашты.
Олы Кибәче авыл җирлегендәге барлык бюджет учреждениеләре эшчеләре һәм мәктәп укучылары шимбә өмәсендә катнаштылар. Өмәдә җирлек территориясендәге чишмә, күпер, юл кырыйлары, һәйкәл-обелиск тирәләре чүп-чардан чистартылды.
Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К. җирлектәге учреждение җитәкчеләре белән чираттагы киңәшмә үткәрде. Көн тәртибендә түбәндәге агымдагы мәсәләләр каралды: өмәләр уздыру, агач утырту, Җиңү бәйрәменә әзерлек һ.б.
6 апрель көнне Олы Кибәче авыл җирлеге үзешчәннәре Сәрдә авыл клубында “Хорлар бәйгесе” конкурс-фестивалендә чыгыш ясап кайттылар.