"Саба" ҖЧҖ Кибәче бригадасының еллык отчет җыелышы булып узды. Һәр тармак буенча җитәкчеләр хисап тоттылар. Агымдагы елның юбилярлары Саба муниципаль районының Максау грамоталары һәм Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең дипломнары белән бүләкләнделәр.
Кече Кибәче авыл клубында стеналарны эчке яктан тышлау эшләре бара. Эшне ПМК-Мелиорация оешмасы башкара.
Олы Кибәче авыл җирлегендә Олы Кибәче урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары студентлар белән очраштылар. Мәктәпнең элеккеге укучылары иптәшләренә студент тормышы, уку турында һәм башка кызыклы моментларны сөйләделәр. Укырга керү процессы турында кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.
30 январь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә 2023 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча еллык хисап җыелышы булды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Олы Кибәче авыл җирлегендәге бюджет оешмалары җитәкчеләренең 2023 елда үз оешмаларындагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча чыгышлары.
2. Участок вәкаләтлесе Сәхәбиев А.А. чыгышы.
3. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин А.Р. чыгышы.
4. Урманчылык инспекторы Гилметдинов Р.В. чыгышы.
5. Район прокуроры Шәймәрдәнов Р.Н. чыгышы.
6. Авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К.чыгышы.
7. Узган елгы җыелышты бирелгән сорауларның үтәлеше, сораулар, тәкъдимнәр.
8. Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р. йомгаклау сүзе.
Махсус хәрби операциядәге егетләрнең гаиләләренә ярдәм оештырылды, аларга "Нәфис" компаниясеннән көнкүреш химиясе таратылды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә "Саба" ҖЧҖ нең Кибәче бригадасы тракторлары авыл юлларын кардан чистарттылар.
Олы Кибәче урта мәктәбе волонтерлары ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә кар көрәү буенча ярдәм оештырдылар.
Олы Кибәче урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре "Тату сыйныф серләре" конкурсының район турында финалда чыгыш ясадылар һәм призлы урынга лаек булдылар.
Олы Кибәче авыл клубында Искечә Яңа елны бәйрәм иттеләр. Төрле күңелле уеннар уйнадылар, Кыш бабай белән Кар кызы баллы күчтәнәчләр өләште.
Олы Кибәче авыл җирлегендә график нигезендә халыктан көнкүреш калдыклары җыела. "Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе" эшчеләре үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар.