ЯҢАЛЫКЛАР


5
ноябрь, 2024 ел
сишәмбе

Кече Кибәче авылында 2024 ел өчен үзара салым акчасы хисабына планлаштырылган эш төгәлләнде. Анда зиратка эш кораллары кую өчен корылма төзелде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Төбәк авылында 80/20 программасы буенча йорт төзелеше төгәлләнеп килә. Бүгенге көнгә газ тоташтыру эшләре генә калып бара.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Төбәк авылында 2024 елга үзара салым акчасына планлаштырылган эшләр төгәлләнде. Төбәк авылында коены һәм аның тирәсен төзекләндерү эше планлаштырылган иде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

25
октябрь, 2024 ел
җомга

Хәзерге вакытта җинаятьләрнең яңа төре барлыкка килде: үзләрен махсус хезмәтләр яки башка ведомстволар хезмәткәрләре дип таныштырып, җинаятьчеләр гражданнарны финанс файда вәгъдәләрен яки шантаж методын кулланып, террорчылык һәм диверсия гамәлләре башкарырга этәрәләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге җинаятьләрне башкарганда җинаятьчеләр заманча технологияләр куллана, шуңа күрә бүген уяулыкны сакларга, шулай ук киберкуркынычсызлык һәм медиаграмотлык күнекмәләрен үстерергә кирәк. Шул уңайдан авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары алдында "Терроризм-җәмгыятькә куркыныч"дигән темага чыгыш ясады.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

"Эш беткәч, уйнарга ярый» - ди, халык мәкале. Көзге уңышны жыеп алгач, Олы Кибәче урта мәктәбендә дә уңыш бәйрәме гөрләп үтте. Бәйрәм укучылар башкаруындагы күңелле жыр, биюләр белән үрелеп барды. Мул итеп әзерләнгән өстәлләр күз явын алырлык иде. Һәр класс үз өстәлен бизәде. Барысы үз фантазияләрен эшкә жигеп, барлык мөмкинлектәрен кулланган иде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Халыкара мәктәп китапханәләре көне алдыннан 1 класс укучылары мәктәп китапханәсендә булдылар. Беренче сыйныф укучылары китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре белән таныштылар, бизәлгән китап күргәзмәләренә аерым игътибар бирелде. Олы Кибәче урта мәктәбе китапханәчесе Илсөя Рамазан кызы укучыларны китапханә, якты китап күргәзмәләре, китапханәдән файдалануның төп кагыйдәләре белән таныштырды. Яшь укучылар китапның барлыкка килү тарихын белделәр, яңа сүзләр белән таныштылар: абонемент, уку залы, формуляр, стеллаж һ. б. Алар шулай ук кирәкле китапны ничек табарга икәнен белделәр, китапханә кагыйдәләре, китап белән эш итү кагыйдәләре белән таныштылар. Китапханәгә беренче тапкыр бару кызыклы, мавыктыргыч һәм белемле булды. Балалар китапханәнең даими укучылары булачагына ышанасы килә!

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

14
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Олы Кибәче авыл җирлегендә "Саба" ҖЧҖ бу ялларда пай җирләре өчен халыкка ашлык бирде.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

8
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

"Саба" ҖЧҖ нең Кибәче бригадасында кукурузадан мал азыгы әзерлиләр. 150 гектар кукурузадан силос салынган, 140 гектарыннан корнаж әзерләнгән, ә 120 гектарыннан чәчүлек орлыкка алырга җыеналар. 

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

7
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Халыкара өлкәннәр көне ункөнлеге кысаларында, кече Кибәче авыл клубында "Ихтирамга лаек өлкәннәр" дигән чара оештырылды. Чарага килгән кунакларны авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин бәйрәм белән котлады. Ә кунаклар чәй табыны артында концерт карадылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Халыкара өлкәннәр көне ункөнлеге кысаларында, Төбәк авыл клубында "Каласы иде яшьлектә!" дип исемләнгән чара узды. Чарага авыл хуҗалыгы тармагында эшләп лаеклы ялга чыккан пенсионерлар чакырылган иде. Аларны бәйрәм белән авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин котлады. Ә кунаклар үз чиратында чәй табыны артында мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән концерт карадылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International