Олы Кибәче авыл җирлегендә ике урында су торбасында авария булды. Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе эшчеләре тиз арада эшне башкарып киттеләр.
Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин җирлеккә күчеп кайткан, оешмалары ябылган һәм авыл җирлеге пенсионерларын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады һәм аларга азык-төлек пакетлары тапшырды. Шулай ук Лесхоз картлар йортында тәрбияләнүче безнең җирлек кешесе Шәймәрданов Зөфәр абый янында булып, аңа да бәйрәм күчтәнәче тапшырды.
Ел саен 1 октябрь көнне районда алтын һәм зөбәрҗәт парларны тәбрикләү тантанасы була. Быел безнең җирлектән бергә гомер итүләренең 50 еллыгын Хөснетдиновлар гаиләсе билгеләп үтә. Илсур Мансур улы һәм Дәмдәмия Гали кызы 1974 елның март аенда гаилә корып яши башлыйлар һәм 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Алар икесе дә авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйганнар. Бүген аларны шушы матур дата белән тәбрикләргә авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин, эш урыныннан җитәкче Р.Р. Шәймәрданов һәм шулай ук балалары, туганнары килгән иде.
Олы Кибәче авыл клубында Халыкара Өлкәннәр көненә карата "Сезнең яшегез алтынга тиң" дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырылды. Чарага төрле тармак пенсионерлары чакырылган иде. Аларны авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин, "Саба" ҖЧҖ Кибәче бригадасы җитәкчесе Р.Р. Шәймәрданов һәм шәхси эшмәкәр Р.З. Шафиков котлады.
Олы Кибәче урта мәктәбендә җирлектәге бюджет оешмаларында эшләп чыккан пенсионерлар өчен Өлкәннәр көне оештырылды. Аларны авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин бәйрәм белән тәбрикләде, укучылар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Бәйрәм чәй табыны артында тәмамланды.
Олы Кибәче авыл җирлегендә махсус хәрби операция зонасындагы егетләр өчен бәрәңге һәм башка яшелчәләр җыю оештырылды. Әлеге акциядә җирлектәге бар халык актив катнашты. Җирлектәге 3 авылдан барлыгы 5 тоннага якын яшелчә җыеп тапшырылды.
Закиров Роберт Камил улы Олы Кибәче урта мәктәбенең "Туган якны өйрәнү" музеена тальян гармун бүләк итте. Ул авылдан чыккан барлык тальянчылар исемлеген барлаган. Аны тальянның киләчәктәге язмышы борчый, шунлыктан ул замана балалары да бу уен коралында уйный белсеннәр дигән теләк белән шушы бүләкне ясаган.
Олы Кибәче авыл җирлегендә "Милләтләр кроссы-2024" уздырылды. Ярышта Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары һәм җирлектәге бюджет оешмалары эшчеләре катнашты. Җиңүчеләр мактау грамоталары белән бүләкләнде.
"Сыйныф очрашулары" дигән проект кысаларында Олы Кибәче урта мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның класс җитәкчеләре, шушы мәктәптә укып чыгып киткән, хәзерге вакытта "Инстамарт Технолоджис" компаниясендә программист булып эшләүче Р.Т. Хөсәенов белән очраштылар. Ул программист һөнәренең күпкырлы булуы һәм компаниядә көндәлек эшнең ничек оештырылуы турында сөйләде. Очрашуда катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде һәм укырга керү буенча үз тәҗрибәсе белән уртаклашты, файдалы киңәшләрен бирде.
Олы Кибәче авыл җирлеге территориясендә Саба урманчылыгы агач утырту өчен җир әзерли. 28 га җир участогында агачлар утыртылачак.