Кече Кибәче авылында яшәүче Сабирова Өммелхода Мәгъсүм кызына 90 яшь тулды. Бу күркәм юбилее белән котларга Саба районы халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Гайнетдинова Л.Н, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К., "Саба" ҖЧҖ нең Сатыш филиалы директоры Шәймәрданов Р.Р. килде.
Олы Кибәче авыл җирлегендә ТР Госалкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Кадыров Булат Илдар улы гражданнарны кабул итте. Кабул итү алкоголь продукциясе һәм спиртлы продукция әйләнешен җайга салу өлкәсендәге закончалыклар һәм башка темалар буенча булды.
Төбәк авылында 80/20 программасы буенча йорт төзелә. Бүгенге көндә йорт 80% әзер. Төзелешне ПМК-159 оешмасы башкара.
Олы Кибәче урта мәктәбе укучылары мәктәп яны участогында хезмәт практикасы узалар. Алар түтәлләргә су сибәләр, чүпләрен утыйлар, мәктәп яны территориясен җыештыралар.
"Саба" ҖЧҖ нең Кибәче бригадасында районның авыл хуҗалыгы оешмалары белән Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнеханов һәм Саба авыл хуҗалыгы, азык-төлек идарәсе начальнигы Г.Ш. Хәсәншин катнашында семинар-киңәшмә булды.
Олы Кибәче авылы балалар бакчасында ремонт эшләре башланды.
"Безнең ишегалды" программасы тормышка ашыру буенча Олы Кибәче авылының Строительная урамына асфальт юл җәелә башлады. Эшне МДСУ оешмасы башкара.
Олы Кибәче балалар бакчасында ремонт эшләре башланды. Ремонтны ПМК-159 оешмасы эшчеләре башкара.
Бүген Төбәк авылында яшәүче Васильева Мария Николаевнага 95 яшь тулды! Ул тумышы белән Мамадыш районыннан. Мамадыш педагогия училищесын тәмамлаганнан соң ул Мамадыш районы Теплое Поле авылында укыта башлый, аннан Владимир мәктәбенә күчерәләр.Аннан соң Балык Бистәсе районында укыта. Ә 1961 елда аның тормыш иптәше Иван Григорьевичны Төбәк авылына ветврач итеп җибәрәләр. Иван абый белән бергә Мария апа да килеп, Төбәк мәктәбендә башлангыч классларны укыта башлый. Аның 40 ел педагогик стажы бар. Без аны шушы күркәм юбилее белән чын йөрәктән котлыйбыз! Аңа хәерле озын гомер, саулык телибез!
Олы Кибәче авыл җирлегендә татар халкының милли бәйрәме Сабантуй гөрләп узды. Татар эстрадасының күренекле артистлары Газинур Фарукшин, Рәсим Низамов, Зәринә Хәсәншина үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Сабантуйның алып баручысы Ильмир Ямалов уеннарны югары дәрәҗәдә күңелле итеп оештырды. Халык бәйрәмнән бик канәгать булып таралды. Татарча көрәштә абсолют батыр булып Төбәк авылыннан Тәлгать Хәмидуллин калды.