ЯҢАЛЫКЛАР


11
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Олы Кибәче урта мәктәбендә кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен "Дуслык" җәйге ял һәм сәламәтләндерү лагере эшли. Анда балалар рәхәтләнеп ял итәләр. Көн саен төрле кызыклы уеннар уйныйлар, экскурсияләрдә булалар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

4
июнь, 2024 ел
сишәмбе

Олы Кибәче авылында күпфатирлы йорт янында "Безнең ишегалды" программасы буенча эш башланды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Кибәче авыл җирлеге зиратларында Корбан бәйрәме алдыннан чүп үләннәрен чабу оештырылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Кибәче авыл җирлегенең барлык авылларында да Сабантуй бирнәсе җыелды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

29
май, 2024 ел
чәршәмбе

25 нче май көнне Олы Кибәче урта мәктәбендә "Бер очрашу -үзе бер гомер" дип исемләнгән очрашу булды. Укучылар белән  очрашуга якташларыбыз "Болгар " радиосының Яңалыклар бүлеге җитәкчесе Люция Рафаэль кызы Шәрәфиева, Питрәч районы Кощак мәктәбе директоры Лилия Хамидулловна Хәсәновалар кайтты. Очрашу истәлекләрне барлау, яшьлек елларын искә төшерү белән үрелеп барды. Укучыларга тормыш өчен кирәкле киңәшләр бирелде. Кичә ахырында инде 11 ел буе традициягә әйләнгән, Лилия ханымнын бабасы Вагыйз Шәфиков исемендәге премия тапшыру тантанасы булды. Аны быел укуда, спортта үзләрен күрсәткән укучыларыбыз Данияр Бәшәров һәм Ранис Мөбәрәкҗанов алды.  Люция апа үз премиясен туган тел өлкәсендәге тырыш укучыларыбыз Диләрә Харисова белән Зилә Шәрәфиевага тапшырды. Авылның киләчәге  өчен җан атып яшәүче авылдашларыбыз булуы белән  бик горурланабыз.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Кибәче авыл җирлегендә үзара салым акчасы хисабына җирле автомобиль юлларны төзекләндерү башланды. Эшне "Рамазан" оешмасы башкара.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

24
май, 2024 ел
җомга

Төбәк авылында наймга 80/20 программасы буенча йорт төзелә башлады. Йортны ПМК-159 оешмасы төзи.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Менә тагын чираттагы уку елы тәмамланды. Бүген барлык мәктәпләрдә дә Соңгы кыңгырау чыңлады. Бу уку елында Олы Кибәче урта мәктәбен 4 укучы тәмамлый. Аларга алдагы укуларында һәм тормышта уңышлар телибез!

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

20
май, 2024 ел
дүшәмбе

Олы Кибәче авыл җирлегендә Гаилә елы уңаеннан, гаиләләр арасында "Гаилә- ил терәге" дигән бәйге оештырылды. Бәйгедә катнашучылар 5 төрле турда көч сынаштылар. Чарада Шәрәфиевлар, Хөснетдиновлар, Шәвәлиевлар гаиләләре катнашты. Хөснетдиновлар гаиләсе җиңү яулады. Аларга "Иң иҗади гаилә" исеме бирелде. Шәвәлиевларга "Иң оператив гаилә", Шәрәфиевларга "Иң тәвәккәл гаилә" исеме бирелде. Авыл җирлеге башлыгы Айрат Камилович гаиләләргә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

16
май, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Төбәк авыл клубында волонтер хатын-кызлар Махсус хәрби операция зонасы өчен 4 көн эчендә 3 маскировка челтәре әзерләделәр.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International