ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

30 январь көнне Олы Кибәче авыл җирлегендә 2023 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча еллык хисап җыелышы булды. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Олы Кибәче авыл җирлегендәге бюджет оешмалары җитәкчеләренең 2023 елда үз оешмаларындагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча чыгышлары.

2. Участок вәкаләтлесе Сәхәбиев А.А. чыгышы.

3. Саба һәм Теләче районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Галимуллин А.Р. чыгышы.

4. Урманчылык инспекторы Гилметдинов Р.В. чыгышы.

5. Район прокуроры Шәймәрдәнов Р.Н. чыгышы.

6. Авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К.чыгышы.

7. Узган елгы җыелышты бирелгән сорауларның үтәлеше, сораулар, тәкъдимнәр.

8. Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Закирҗанов Р.Р. йомгаклау сүзе.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

22
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Махсус хәрби операциядәге егетләрнең гаиләләренә ярдәм оештырылды, аларга "Нәфис" компаниясеннән көнкүреш химиясе таратылды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Кибәче авыл җирлегендә "Саба" ҖЧҖ нең Кибәче бригадасы тракторлары авыл юлларын кардан чистарттылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Кибәче урта мәктәбе волонтерлары ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә кар көрәү буенча ярдәм оештырдылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

17
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Олы Кибәче урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре "Тату сыйныф серләре" конкурсының район турында финалда чыгыш ясадылар һәм призлы урынга лаек булдылар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

15
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

Олы Кибәче авыл клубында Искечә Яңа елны бәйрәм иттеләр. Төрле күңелле уеннар уйнадылар, Кыш бабай белән Кар кызы баллы күчтәнәчләр өләште.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Олы Кибәче авыл җирлегендә график нигезендә халыктан көнкүреш калдыклары җыела. "Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе" эшчеләре үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

Авыл җирлеге башлыгы Сафин А.К. мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендә булып, аларны Искечә Яңа ел белән котлады. Кыш бабайдан күчтәнәч пакетлар тапшырды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

11
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бураннардан һәм күп итеп кар яуганнан соң машина юллары тарайды, күпфатирлы йорт каршылары да кар белән күмелде. Техникалар урамнарны киңәйтеп ачты һәм йорт каршыларын кардан чистартты.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

"Саба" ҖЧҖ нең Кибәче бригадасы механизаторлары һәм эшчеләре язгы кыр эшләренә әзерләнә башлады. Шәрәфеев Илназ һәм Сабиров Илгиз абыйлар бүгенге көнгә 60 тырма әзерләде, тагын 160 ны ясыйсы калды.

Тэги: Олы Кибәче авыл җирлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International