2023 елның 16 декабрендә, 104 нче яшендә, Саба районының соңгы Бөек Ватан сугышы ветераны, Төбәк авылында яшәүче Әлмиев Хаҗиәхмәт Галиәхмәт улының йөрәге тибүдән туктады. Ул бик кешелекле, ярдәмчел, яхшы кеше иде. Ветеранны соңгы юлга озатырга бик күп халык җыелган иде. Ветеранга саубуллашу сүзләрен Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнеханов һәм башка җитәкчеләр җиткерде. Җеназада катнашучы җитәкчеләр ветеранның каберенә чәчәкләр салдылар. Хаҗиәхмәт абыйның якты истәлеге безнең күңелләрдә озак сакланыр!
Олы Кибәче авыл җирлегенең Мамадыш һәм Саба районнары чигендә Саба муниципаль районы исеме язылган элмә такта куелды. Эшне шәхси эшмәкәр И.Ф.Нәбиуллин оешмасы башкарды.
Олы Кибәче урта мәктәбендә төрле елларда мәктәптә эшләгән укытучылар һәм педагоглар белән очрашу кичәсе булды. Очрашу Укытучы һәм остаз елына багышланган иде һәм "Хәтерлим мин әле бүгенгедәй" дип аталды. Мәктәп үз тарихында Олы Кибәче башлангыч, Кече Кибәче башлангыч, Төбәк башлангыч, Төбәк сигезьеллык, Олы Кибәче урта мәктәпләрен берләштерә. Бәйрәм кунаклары мәктәпнең бүгенге тормышы белән таныштылар, әлеге мәктәпләрдә эшләгән еллардагы җылы хәтирәләре белән уртаклаштылар. Очрашу кичәсе концерт номерлары белән үрелеп барды. Кичә бик җылы үтте һәм кунакларның күңелендә бик озак сакланыр.
Кече Кибәче авылының су башнясында авария булды. "Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе" эшчеләре вакытында килеп, аварияне төзәтеп киттеләр.
Олы Кибәче авыл җирлегендә җирле әһәмияттәге автомобиль юллары төзекләндерелде. Эшләр гражданнарның 2023 елга каралган үзара салым акчасы хисабына Олы Кибәче авылының Октябрьская урамында башкарылды. Юлларны ҖЧ "Рамазан" оешмасы төзекләндерде.
Сатыш авылында "Тату сыйныф серләре" республикакүләм конкурсының зона этабы булып узды. Олы Кибәче урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре әлеге конкурста катнашып, "Иң тату сыйныф" номинациясендә җиңү яуладылар. Алар тату сыйныф серләрен тулысы белән ачып бирүгә ирештеләр.
Олы Кибәче авыл клубында "Әни җирдә иң кадерле кеше" дигән исем астында безнең һәм күрше авылларның үзешчән сәнгать артистлары катнашында концерт булды. Ул җир йөзендәге иң бөек затлар - Әниләр көненә багышланган иде.
Олы Кибәче урта мәктәбендә, Әниләр көненә багышлап, спорт уены оештырылды. Әниләр ике командага бүленеп, төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Уеннар концерт номерлары белән аралашып барды.
Бураннардан авыл юллары кар көртләре белән капланды. "Саба" ҖЧҖ Кибәче бригадасы тракторчысы Гайнетдинов Илнар Т-150 тракторы белән урамнарны кардан чистартты.
Олы Кибәче авылында Шакировлар гаиләсендә дүртенче бала туды. Малайга Инсаф дип исем куштылар. Сабыйга бәхетле озын гомер, сәламәтлек телибез. Шакировлар гаиләсен шушы күңелле вакыйга белән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне җиткерәбез!