Олы Кибәче авыл клубының "Сәрбиназ" фольклор ансамбле, мәдәният хезмәткәрләре һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Иске Икшермә мәдәният йортында "Милләт яме - йола-бәйрәмнәрдә" фестиваль -конкурсында "Кич утыру" күренеше белән чыгыш ясадылар.
Олы Кибәче авыл җирлегендә авыл кырыйларындагы тигәнәк һәм башка каты чүп үләннәре БДМ агрегаты белән эшкәртелде.
Олы Кибәче урта мәктәбендә "Уңыш бәйрәме" уздырдылар. Һәр класс аерым яшелчә яки җиләк-җимешне тәкъдим итте. Яшелчә, җиләк-җимеш һәм алардан әзерләнгән ризыклардан күргәзмә оештырдылар. Шул темага багышланган концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Ахырдан үзләре әзерләгән ризыклар белән чәй эчтеләр.
Кече Кибәче авылы зиратында киселгән ботакларны һәм чыбык-чабыкларны яндыру өчен өмә оештырылды.
Олы Кибәче урта мәктәбенең "Күңелле сәхнә" түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз Гаилә һәм мәктәп театрларының "Гаилә тарихы", "Театрның яше юк" Беренче Республика фестиваль конкурсында актив катнашып, Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Ретро автомобильләр күргәзмәсендә дә булдылар.
Кече Кибәче авылы зиратында агач кисәләр. Агачлар гражданнарның үзара салым акчасына киселә. Эшне ПМК-159 оешмасы башкара.
Олы Кибәче авылы зиратында инвентарьлар куя торган иске будканы сүттеләр.
Олы Кибәче авыл клубында Халыкара өлкәннәр һәм укытучылар көненә багышлап концерт куелды. Концертта күрше авыл үзешчәннәре дә катнашты. Авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин барлык тамашачыларны да бәйрәмнәр белән котлады һәм иң изге теләкләрен җиткерде.
Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан Төбәк авыл клубында бәйрәм чарасы оештырылды. Төбәк авылының төрле тармак пенсионерлары чәй табыны артында концерт номерлары карап ял иттеләр.
Кече Кибәче авыл клубында өлкәннәр хөрмәтенә бәйрәм чарасы оештырылды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучы артистлар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.