Кече Кибәче авылы зиратында киселгән ботакларны һәм чыбык-чабыкларны яндыру өчен өмә оештырылды.
Олы Кибәче урта мәктәбенең "Күңелле сәхнә" түгәрәгенә йөрүче укучыларыбыз Гаилә һәм мәктәп театрларының "Гаилә тарихы", "Театрның яше юк" Беренче Республика фестиваль конкурсында актив катнашып, Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр. Ретро автомобильләр күргәзмәсендә дә булдылар.
Кече Кибәче авылы зиратында агач кисәләр. Агачлар гражданнарның үзара салым акчасына киселә. Эшне ПМК-159 оешмасы башкара.
Олы Кибәче авылы зиратында инвентарьлар куя торган иске будканы сүттеләр.
Олы Кибәче авыл клубында Халыкара өлкәннәр һәм укытучылар көненә багышлап концерт куелды. Концертта күрше авыл үзешчәннәре дә катнашты. Авыл җирлеге башлыгы А.К.Сафин барлык тамашачыларны да бәйрәмнәр белән котлады һәм иң изге теләкләрен җиткерде.
Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан Төбәк авыл клубында бәйрәм чарасы оештырылды. Төбәк авылының төрле тармак пенсионерлары чәй табыны артында концерт номерлары карап ял иттеләр.
Кече Кибәче авыл клубында өлкәннәр хөрмәтенә бәйрәм чарасы оештырылды. Үзешчән сәнгатьтә катнашучы артистлар концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.
Лесхоз картлар йортында Олы Кибәче авыл җирлегеннән Шәймәрданов Зөфәр Батыр улы яши. Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин аның янында булды һәм азык-төлек белән пакет тапшырды.
Халыкара Өлкәннәр көнендә алтын һәм зөбәрҗәт парлар тәбрикләнә. Олы Кибәче авыл җирлегендә алтын парлар- Хәбибуллин Шәмгун һәм Рәйхана, зөбәрҗәт парлар Шәйхеразиев Рәфикҗан һәм Фирдәүс яши. Аларны шушы күркәм даталары белән котлыйбыз. Аларга сәламәтлек, бәхет һәм мул тормыш телибез!
1 октябрь көнне һәр елны Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы А.К. Сафин Олы Кибәче авыл җирлегенең җирле үзидарә органнарында эшләп чыккан пенсионерларга, эш урыны беткән, күчеп кайткан һәм төрле категория инвалид пенсионерларга акчалы конвертлар өләште һәм бәйрәм белән котлады. Өлкәннәргә бүләкләр Саба районы "Кайгырту" фондыннан бүленде.